Җәмгыять
16 апрель 2025, 09:05

Яңа образ бүләк итүчеләр бармы арабызда?

Башкортстан осталары Халыкара хәйрия чәч кисү көнендә катнашачак.

Яңа образ бүләк итүчеләр бармы арабызда?Яңа образ бүләк итүчеләр бармы арабызда?
Яңа образ бүләк итүчеләр бармы арабызда?

Хәйрия акциясе 15 майда Русиянең йөз шәһәрендә һәм Евразия берлеге илләрендә узачак, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Проект кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү өчен ирекле чәчтарашларны берләштерәчәк.

Акция илнең көнчыгышында старт алачак һәм Калининградка кадәр  барып җитәчәк. 12 сәгать дәвамында чәчтарашлар кешеләргә яңа образлар һәм үз-үзләренә ышаныч бүләк итеп, бушлай чәч кисәчәкләр.

Акциягә һәрбер оста кушыла ала. Моның өчен үз шәһәреңдә яки бистәңдә хәйрия чәч кисүләр үткәрергә һәм фотосурәтләр җибәрергә кирәк. Алар туры эфир вакытында күрсәтеләчәк.

 Тулырак мәгълүмат – Телеграммда 15 мая2025 Стрижкадобра төркемендә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас