- Фән һәм бизнесның үзара бәйләнеше – күп сәбәпләр буенча бик мөһим мәсьәлә. Безнең тормыш үзгәрде. Бер яктан, безнең алда фәнгә, технологияләргә, мәгарифкә табигый йогынты ясый торган зур сынаулар. Икенче яктан, бу кызыклы вакыт, чөнки сәнәгатьтән мондый күләмдә запрослар әле булмаган. Дәүләт алдында торган бурычларны хәл итүдә фән үзен кирәкле итеп тоя,-дип билгеләде РФА академигы Степан Калмыков.
Тематик атнаны Уфада Евразия НОЦ Йортында узган хәйрия фонды дискуссиясе ачып җибәрде. Очрашу яшь галимнәргә ярдәм итү һәм аларны илебезнең югары технологияле җитештерүләр алдында торган гамәли юнәлешле бурычларны хәл итүгә җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган иде.
Тулырак бу хакта: https://pravitelstvorb.ru/news/26563/