Җәмгыять
16 апрель 2025, 08:30

Башкорт теленнән диктант язабыз

   2025 елның 26 апрелендә “Башкорт теле буенча халыкара диктант – 2025” Халыкара белем бирү акциясе узачак.

Башкорт теленнән диктант язабызБашкорт теленнән диктант язабыз
Башкорт теленнән диктант язабыз

Диктант язу түбәндәге дәрәҗәләр буенча каралган:

 - башкорт телен белүнең башлангыч дәрәҗәсе;

- башкорт телен иркен белү дәрәҗәсе;

- башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында.

 Текстларның темалары 2025 елда Ватанны саклаучыларга һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, тынычлыкка һәм бердәмлеккә багышланган.

 Диктантны үткәрү датасы2025  елның 26 апреле.

 Диктант онлайн һәм офлайн-форматларда уздырыла.

Катнашучыларның онлайн-форматтагы эшләре  bashdictant2025@yandex.ru  электрон почта адресына кабул ителә Телеграммда  @bash_dictant_bot  чат-боты аша.

Барлык катнашучыларга диктант-2025тә катнашу турында электрон сертификатлар җибәреләчәк. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча рәсми сайтта бастырыла.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас