Җәмгыять
15 апрель 2025, 06:51

Җир кешесе хөрмәткә лаек

Гомерем буена район гәзитендә эшләгәнлектән, районда булган барлык хәл-вакыйгалар шаһиты булырга туры килде миңа.

Җир кешесе хөрмәткә лаекҖир кешесе хөрмәткә лаек
Җир кешесе хөрмәткә лаек

Өстәлләр сыгыла сыйлардан
Күңел киң, кунакка кем генә килсә дә.
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер, Чакмагыш
Дус итеп кем генә керсә дә.
           Әгьдәл Низаев.


   Гомерем буена район гәзитендә эшләгәнлектән, районда булган барлык хәл-вакыйгалар шаһиты булырга туры килде миңа. Авыл хуҗалыгы һәм икътисад бүлеге мөдире
буларак, хезмәт кайнаган участоклардан
материаллар шактый тупланды. Күп тармаклы
өлкәдә нәтиҗәле иҗат итү өчен фән һәм техника
яңалыклары белән дә даими танышып барырга,
һөнәри камиллеккә омтылырга кирәк иде. Җәйге
иртәләрдә җәйләүләрдә терлекчеләр белән
очрашулардан репортажлар язылды. Ә бит урыннарга
чыгып язылган, көн кадагына суккан материаллар
гәзит битләрен бизәп, җанландырып кына калмады,
бәлки ярыш ялкынын дөрләтүгә дә ярдәм итте.
   Язын басуларга чыгар мәлләрне аеруча көтеп ала идем. Игенчеләрнең туфракны эшкәртеп, бөртекләрне җир куенына
салганы да, шытымнарны чүп үләннәреннән,
корткыч бөҗәкләрдән саклап-тәрбияләп үстерүләре
дә журналист игътибарыннан читтә калмый. Игеннәр
өлгергәч, басуларда йөрүнең күңеллеген сүз белән генә
аңлатып булмыйдыр. Үзеңне, гүя, алтын диңгез
дулкынында тибрәлгән кебек хис итәсең: ә кайнар тир
түгеп үстергәннең нәтиҗәсен күреп сөенгән
игенчеләр, арыганнарын да тоймыйча, вакыт белән
исәпләшмичә, гәрәбәдәй бөртекләрне тизрәк
суктырып алырга тырыша. Аларга карап уйга тала
идем: бер игенче күпме кешене туйдыра! Бар
гомере буена җирдә бил бөккәннәр– иген иккәннәрнең
хезмәтенә хөрмәтне берничек тә күрсәтеп бетереп тә
булмыйдыр, мөгаен.

   “Чакмагыш икмәге” китап-тупланма дөнья күрүе бар райондашларыма куаныч бүләк иткәндер дип ышанам. Моны  алар туган җирдә хезмәт салганнарга олы хөрмәтем итеп  кабул иткәндер дип өметләнәм. Китапны әзерләгәндә төп максатым – җир кешесен данлау, исемнәрен            тарихка кертеп калдыру гына түгел, ә бәлки Чакмагыш
икмәгенең үткәнен оныттырмау, шул чордагы хәл-
вакыйгалар агышын ( үзем белгән, ишеткән, күргән
кадәрен генә булса да) кәгазь битләренә салып,
килер буыннарга тапшыру, сөенечле бүгенгесен
тасвирлау, яшьләрнең күңелендә ватанпарвәрлек-
горурлык хисләре уяту да булды.
   Китаптагы язмаларда төрле елларда авыл хуҗалыгы
сәясәте тасвирланды. Анда урын бирелгән авторларның күпчелеге иген иккәннәр эшчәнлеген-язмышын төрле яклап һәм тулырак күзалларга ярдәм итә. Үткәннәр белән
бүгенгене чагыштырсаң, ис китәрлек бит!

   “Тиргә батып иген иксәң – данланырсың җырларда “ дигән
бүлектә әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат
җимешләренә киң урын бирелде. Бу очраклы түгел.
Икмәккә, авыл эшчәнен данлауга багышланган
әдәби-мәдәни чаралар, очрашулар үткәрелер дигән
өметтә булдык. Тозлыкуш авылындагы модельле
китапханәдә тәүгеләрдән булып китапны
тәкъдим итү кичәсе зур оешканлык белән үткән иде.
Менә күптән түгел Сыйрышбаш авылында хезмәт ияләрен
данлау бәйрәмендә катнаштык.
Чара мәдәният хезмәткәре Ильвир Ахъяров
башкаруындагы сәламләү җыры белән башланып
китте. Аннан соң китапханәче Ләйсән Сәлихова дәвам
итеп: “Туган җир турындагы иң бөек хисне бернинди
төшенчә белән дә чагыштыру мөмкин тугелдер.Ул

галәм кебек зур, изге, бөек тә, тарих кебек озын да,
чиксез диңгез кебек киң дә.Шунысы куанычлы, соңгы
елларда районыбыз, аның авыллары тарихлары,
күренекле якташларыбызның, тарихый чыгышыбызны
барлаган бик күп китаплар чыкты,– дип якташ
әдипләр иҗаты күргәзмәсен тәкьдим итте.

    Кичәгә олысы- кечесе җыелды. Ә иң куанычлысы
– авылның хөрмәтле кешеләре – игенчеләр –
механизаторлар, белгечләр түрдән урын алды.
Очрашуга Дүртөйле районы башлыгы, Сыйрышбаш
авылында туып үскән Риф Сәгьдәтулла улы Йосыпов
авылдашларын тәбрикләргә кайткан иде. Аның чыгышы
соңында Ә. Атнабайның “Кара икмәк” шигырен укып
ишеттерүе күркәм булды.

   Район Советы депутаты, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фәнис
Радик улы Маннанов тырышлыклары белән
кооператив икътисадын күтәрүгә зур өлеш керткән
хезмәт батырларына рәхмәтен җиткерде.
Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы
Вәлиәхмәтовның чыгышы да авыл эшчәннәренә
карата олуг хөрмәт белән сугарылган иде. Чыгышлар
авыл талантларының концерт номерлары бизәлде.

Чара барышында үземә карата әйтелгән җылы
сүзләрне, матур теләкләрне ишетүне олы хөрмәт
итеп кабул иттем. Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлемен.

                             Рәзифә Сәхапова, Башкортстанның       

                                Атказанган матбугат һәм киң мәгьлүмат хезмәткәре.
  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас