Башкортстанда шашлык кыздыруны тыйдылар. Бу янгын режимында каралган таләпләрнең берсе. Бу махсус шартлар 11 апрельдән гамәлгә керде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хокук бозучыларга урында ук штраф салырга мөмкиннәр дип искәрттеләр. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары урамга чүп-чар чыгарып түккән, учак ягып шашлык пешергән өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкин.
Физик затлар өчен штраф 20 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Санкция янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда көчәйтелгән.
Чыганак: mybashkortostan.ru
Автор фотосы.