Җәмгыять
14 апрель 2025, 09:43

Уфада бер хатынны мошенниклар 2 миллионга алдаганнар

Аны банк хезмәткәрләре дә коткарып кала алмаган. 

Уфада бер хатынны мошенниклар 2 миллионга алдаганнарУфада бер хатынны мошенниклар 2 миллионга алдаганнар
Уфада бер хатынны мошенниклар 2 миллионга алдаганнар

Бер пенсионер хатынга мошенниклар шалтыратып, банк исәбендә яткан бөтен акчаң, әгәр аларны «хәвефсез исәпкә» күчермәсәң, юкка чыгачак дип хәбәр иткәннәр.

Уфада 64 яшьлек ханымга «Энергосбыт», «Үзәк банк» һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән дип мошенниклар шалтыраткан. Алар акчаны «хәвефсез исәпләргә» күчермәсәң, барысыннан да мәхрүм калырга мөмкин, дип кисәткәннәр. Пенсионер шалтыратучыларга СМС-хәбәрләрдән килгән кодларны әйткән һәм шулай 2 миллион сумнан артык акчадан «колак каккан».

Аннары мошенниклар аңа банкка барырга кушкан, ул Уфаның Первомайская урамында урнашкан банк бүлегенә киткән. Анда банк хезмәткәрләре, клиентның дулкынланганын күреп, аның картасын япканнар һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Әмма хатын аферистларның инструкциясе буенча Октябрь Проспектында урнашкан банкка юл тоткан. Бу бүлектә банк хезмәткәрләре счетларын блоклаудан баш тартканнар. Алар прлиция чакырткан һәм хатынның улына хәбәр иткәннәр. Өйгә кайткач кына хатын улына аферистларның кармагына эләккәнен һәм аларга ике миллион сумнан артык акча күчергәнен әйткән.

Әлеге вакытта бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыгагак: Башинформ, 

Әлфия Шакирҗанова фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас