Җәмгыять
14 апрель 2025, 18:12

“Лихачларны” ничек туктатырга?

Җылы көннәр килү белән Уфа урамнарына яңадан электр самокатлары тулды. Бу уңайлы һәм экологик транспортның нәрсәсе начар инде дияр күпләр...

“Лихачларны” ничек туктатырга?“Лихачларны” ничек туктатырга?
“Лихачларны” ничек туктатырга?

Җылы көннәр килү белән Уфа урамнарына яңадан электр самокатлары тулды. Бу уңайлы һәм экологик транспортның нәрсәсе начар инде дияр күпләр...

   Ләкин аларның килү шатлыгын шомлы хәбәрләр баса: әле күптән түгел генә ике бала бер самокатта «Приора» га бәрелеп больницага эләккән.Салаватта15 яшьлек егет электр самокатында, шулай ук автомобиль тәгәрмәчләре астына эләгә, берничә җәрәхәт ала һәм шәһәр хастаханәсенә китерелә.Ел саен самокатларда йөгерүчеләрдән дистәләгән җәяүлеләр зыян күрә.

   Проблема гадәти юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозукысаларыннан инде күптән чыкты. "Самокатчиклар" җәяүлеләрне куркытып тротуарларбуйлапчаба, яшүсмерләр паркларда узышлар оештыра, ә травмпунктларда үз «тимер атының»тизлеген яки мөмкинлекләрен исәпләмәгән пациентлар саны арта.

    Борчуны аеруча күп кенә ата-аналарның һаман булса электр самокатларын зарарсыз уенчыклар дип санаулары тудыра. Электр самокатларын куллануны ничек куркынычсыз итү, нинди кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәклеге турында Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең пропаганда буенча инспекторы Иван Ширяев болай ди:

   - Гамәлдәге кагыйдәләр буенча электр самокатындагы кешеҗәяүлегәтиңләнә. Әммабутеләсә кайдахәрәкәтитәргә мөмкиндигән сүзтүгел.Махсусбилгеләнгән урыннар: велосипед юллары, тротуарлар (тыю билгеләре булмаган очракта), шулай ук җәяүлеләр зоналары буенча гына хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә.Шуны истә тотаргакирәк: «автомобильләр өчен юл»юл билгесе булган магистральләрдә Симнар (шәхси мобильлек чаралары) кулланырга ярамый.

    Яшь чикләүләренә килгәндә, категорияләр төгәл билгеләнгән. 7 яшькә кадәр бала самокатны олылар күзәтүе астында гына куллана ала. Бу куркынычсызлыкның төп кагыйдәсе. 7 яшьтән 14 яшькә кадәр бары тик тротуарлар, велосипед юллары һәм җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә йөрергә рөхсәт ителгән. 14 яшькә җиткәч кенә юлга чыгарга мөмкин, әмма тизлек 60 км/сәг. тан артмаска тиеш. Бу бик мөһим, чөнки хәрәкәттә катнашучы яшь кешеләр еш кына үз мөмкинлекләрен артыграк бәялиләр.

   Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар электр самокатының уенчык түгел, ә хәвеф тә тудырырга мөмкин  булган кыйммәтле хәрәкәт итү чарасы икәнен оныталар.Минималь саклау чаралары: шлем, тез һәмтерсәклекләр кию мәҗбүри. Моннантыш, тәүлекнең караңгывакытындаяктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк.

   Тизлекнеарттырганяки юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен800сумштраф каралган. Әгәр самокатчыҗәяүлеләр кичүен транспорттан төшмичәкичсә, буда800 сум штрафбелән җәзалана. Исерек килеш машина йөрткәнөчен инде 1500 сум түләргә туры киләчәк.Җәяүлегә өстенлекбирмәү1500 сумнан 2500 сумга кадәр штраф белән җәзалана.Җәяүленеңсәламәтлегенәзыянсалуаеруча җитдибозу санала: монда штраф 1500 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

   Балаларныңиминлегеөчен тулы җаваплылык ата-аналарда ята.Ата-аналар даими рәвештә балаларына хәрәкәт кагыйдәләре турында искә төшерергә, потенциаль куркыныч хәлләрне аңлатырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәүне күзәтергә тиеш.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас