Егетләрнең ата-аналары, туганнары, якыннары изге теләкләрен әйтеп калырга ашыга.
Дулкынлану кичергән төркемнәр янына барып, булачак солдатлар белән танышам.
Көмьязы авылы егете Артур Гыйниятуллин Уфада юридик колледж тәмамлаган. Егет юрист һөнәрен үз иткән. Бер апасы, өч сеңлесе өчен үрнәкле туган. Яхшы итеп хезмәт итәсе килә. Аның авылдашы Алмаз Сафин да күп балалы гаиләдән. Егет авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган.
– Вакыт тиз үтүчән. Абыйлары, хезмәт итеп кайтып, гаилә кордылар. Хезмәт җиңел түгел, әмма түзем булыгыз. Көтәрбез, – дип теләкләр юллый әнисе Рәмзия Тимерхан кызы.
Иске Балтач авылы егете Радим Кәрамов Аграр университетта белем алган. Сеңлесе Диана, энесе Кәрим өчен абыйлары – үрнәк иясе. Иске Балтачтан Даниил Дарин Туймазы колледжында белем алган. Әнисе Рита өч балаларын дус-тату мохиттә тәрбияләгән. Сеңлесе Алиса, энесе Николай абыйсына изге теләктәләр. Иске Балтачтан Динар Сәйфетдинов Бөре күп профильле колледжын тәмамлаган. Xезмәт итеп кайткан өлкән абыйсы Ярослав киңәшләренә колак сала. Киләчәктә энесе Данирга Динар үзе киңәшләр бирә алыр әле.
Вакыт чикле. Егетләр тигез сафка тезелешеп басты. Район хакимияте вәкиле Максим Әхтәриев балтачлыларга хезмәттә уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссары Ансар Арсланов егетләрнең ата-аналарына акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре юллады.
– Xезмәткә барган якташлар кебек сынатмассыз дип ышанам. Намус кушканча, гадел командирлар җитәкчелегендә хезмәт итеп кайтыгыз, – диде хәрби комиссар.
Егетләр машинага утырып башкалага юл алды...
Солдат хезмәте авырлыкларга бирешмәскә, киләчәктә максатларга ирешергә, кире чикмәскә өйрәтсен.
Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.