2025 елның 1 маеннан Башкортстанда капиталь ремонт өчен тарифлар үзгәрәчәк. Минималь взнос:
Ни өчен тарифларны күтәрәләр?
- Төзелеш материаллары һәм төзелеш эшләре кыйммәтләнү – төп сәбәп. Бәләкәй взнос ремонт өчен чынбарлыктагы чыгымнарны капламый, шуңа күрә ремонтланган йортлар саны кими.
- Аварияләр куркынычы аркасында. Әгәр йортларны вакытында ремонтламасаң, анда яшәүчеләрнең иминлегенә куркыныч тудырачак хәл туарга мөмкин.
- Акча җитмәү сәбәпле, эшләрне соңрак вакытка күчерергә туры килә.
Взносларны индексацияләү нәтиҗәсендә планлаштырылган эшләрнең күләме, шулай ук аларның сыйфаты һәм башкару сроклары сакланачак. Башкортстанда шулай ук капиталь ремонт өчен взнослар түләү чыгымнарын компенсацияләү бар.