+21 °С
Болытлы
«10 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, медицина оешмаларына талпан кадалып, 176 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 69ы - балалар», — дип язылган Роспотребнадзор биргән мәгълүматта.
Белгечләр әйтүенчә, яңгыр, кар талпаннардан тулысынча саклый алмый, чөнки алар уләннән киемгә, тәнгә эләгә. Нинди генә һава торышы булуына карамастан, урманга кергәндә саклык чаралары күрергә һәм йөреп чыкканнан соң өс-башны игътибар белән карарга кирәк, дип кисәтә санитария табиблары.
Тулырак: Башинформ.