Җәмгыять
10 апрель 2025, 05:45

Яшәү өчен уңайлы

Башкортстанның барлык шәһәрләре дә шулай дип табылган.

Яшәү өчен уңайлыЯшәү өчен уңайлы
Яшәү өчен уңайлы

Адәм баласы тормыш корыр, төпләнеп тамыр җибәрер өчен һәрвакыт уңайлы мохит, күңеленә ошаган төбәк эзли.  Авыл җирендә булсынмы ул, шәһәрдәме – иң беренче чиратта уңайлыкларына карыйбыз. Бу җәһәттән Башкортстан шәһәрләренең барысы да – ә сүз шул турыда барачак – яшәр өчен уңайлы дип табылган. Бу, әлбәттә, бик тә сөендерә. Димәк, Башкортстан шәһәрләрендә халыкның имин һәм уңайлы  яшәве өчен  шартлар тудырыла,  нәтиҗәдә, тормыш сыйфаты яхшыра.

      “Өмет” гәзите республикабыз шәһәрләрен төзекләндерү, халык рәхәтләнеп яшәсен һәм ял итсен өчен күркәм шартлар тудырылуы турында һәрдаим  язып тора. Шундый язмаларыбызның соңгысы Дүртөйле шәһәренә багышланган иде. Без яңартылган шәһәр урамнары, икенче сулыш алган парк һәм скверлар, Агыйдел яры буйлап сәяхәт кылып, матур үзгәрешләр турында язып чыккан идек. Дүртөйле генә түгел, республикабызның башка шәһәрләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмый, киресенчә, аларда да уңайлылык тудыру өчен бик күп эшләр башкарыла.

    Күптән түгел Русия Төзелеш министрлыгы 2024 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр мохите сыйфатының индексын бастырды. Әлеге индексны белгечләр 1116 шәһәр өчен 36 күрсәткеч нигезендә исәпләгәннәр: бу – төзекләндерү, хәвефсезлек, җәмәгать транспорты, юллар, уңайлы мохит һәм башка күрсәткечләр. Һәр күрсәткеч өчен шәһәргә билгеле бер санда баллар бирелә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, Башкортстанның 21 шәһәре 181дән артык балл җыйган һәм яшәү өчен уңайлы дип табылган.

    РеспубликаБашлыгыРадийХәбировбилгеләп үтүенчә, соңгы елларда Башкортстанда яшәү өчен уңайлы мохит булган шәһәрләр саны артуы аеруча сөендерә.Әгәр 2018 елда андыйлар нибары 6 булса, 2023 ел нәтиҗәләре буенча инде 17 исәпләнде. Хәзер бу рейтингка беренче тапкыр безнең 21 шәһәр керде.

    Алты ел эчендә уңайлы шәһәр мохите булган шәһәрләр саны 33%тан 100% ка кадәр арткан. Шул ук вакытта Уфа, Санкт-Петербург һәм Мәскәүне дә кертеп, Русиянең иң яхшы миллионлы шәһәрләре бишлегенә кереп, 251 балл җыйды.

    "Бу  без  максатка ирештек һәм уңышларга ирешкәннән соң  ял итә алабыз дигән сүз түгел. Чыннан да, республика шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерүдә күп нәрсәләргә ирештек. Һәр шәһәрдә һәм районда искиткеч парклар, халыкны җәлеп итәрдәй яңа тарту нокталары барлыкка килде. Әмма эшлисе эшләр дә аз түгел әле", - дип белдерде Радий Хәбиров.

   Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Качкаев та ирешелгән нәтиҗәләр турында үз фикерен белдерде.

   "Башкортстанның  барлык шәһәрләрен яшәү өчен уңайлы дип тану – безнең республика җитәкчелеге һәм муниципаль хакимиятнең планлы эше нәтиҗәсе, – дигән фикердә Павел Качкаев. – Белүемчә, безнең барлык шәһәрләребез дә мөмкин булган 360 баллдан кимендә 206 балл җыйды. Моны бик яхшы нәтиҗә дип атарга мөмкин".

                                               Үзәк ярдәме

   Башкортстан үз шәһәрләренең уңайлылыгын һәм иминлеген чагыштырмача кыска вакыт эчендә ничек яхшырта алган?

    Әлбәттә, монда иң беренче чиратта  үзәк – федераль  ярдәм турында әйтергә кирәктер.

   Русия субъектларының салым һәм финанс сәясәтенең хәзерге шартлары шундый: күп кенә капитал таләп итә торган бурычларны хәл итү федераль финанслауны җәлеп итмичә мөмкин түгел. Безнең республика милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы тәбәкләрнең берсе булып танылды. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында хәбәр итте.

   Проектларның катлаулылыгы һәм бүлеп бирелә торган акчаларның күләме буенча иң мөһиме – “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты. Башкортстанда бу милли  проектны финанслауга 2019 елдан 2024 елга кадәр 37 миллиард сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән 15 миллиард – федераль бюджеттан. Бу 1700 чакрымга якын юлны ремонтларга мөмкинлек бирде, шуның 750 чакрымыннан артыгы – шәһәр агломерацияләрендә.

    Икътисадның әһәмиятле һәм ныклы финанслау таләп иткән мөһим юнәлеше – торак төзү. “Стимул” федераль программасында катнашу кысаларында 2024 елда 1,2 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2019 елдан программа кысаларында Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә барлыгы 3,14 миллион квадрат метр торак һәм 26 инженер, социаль һәм юл инфраструктурасы объекты файдалануга тапшырылган. Боларның барысы да кешеләргә яшәргә, тормыш-көнкүреш алып барырга уңайлы булсын өчен эшләнә.

    Шәһәрләр үсешенең мөһим пункты булып юллар, торак һәм социаль инфраструктура төзелеше генә түгел, ә төзекләндерү дә кала. Монда да федераль акчалар җәлеп итү нәтиҗәсендә уңышларга ирештек.

   2019 елдан Башкортстанда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында 806 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова мәгълүматлары буенча, бу максатларга барлыгы 8,2 млрд. сум юнәлдергәннәр, шуларның 90%  – федераль акчалар.

   2024 елда республикада милли проект буенча 123 җәмәгать киңлеген тәртипкә китерделәр, шуларның 71е – шәһәрләрдә. Барлык объектларны да Бөтенрусия тавыш бирү кысаларында халык үзләре сайлый. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 94 территория билгеләнгән дә инде,  аларда 2025 елда “Яшәү өчен инфраструктура” яңа милли проекты кысаларында тәртип урнаштырылачак. Бу максатларга 1,2 млрд сум юнәлдереләчәк.

   Шулай ук 2025 елда Башкортстанда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының IX Бөтенрусия конкурсында җиңгән биш проектны гамәлгә ашыру башланачак. Моның өчен җәлеп ителгән федераль акчаларның гомум күләме 1,6 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.

                                   Үзебезнең ярдәм

   Шәһәрләрне төзекләндерү өлкәсендәге милли проектлар Башкортстанда республика һәм муниципаль бюджет акчалары исәбенә тормышка ашырыла торган үз программаларын да тулыландыра.  Мәсәлән, подъездларны ремонтлау буенча республика программасы йортларны капиталь ремонтлау программасына мөһим өстәмә булып тора. Әлеге эшләрне финанслауның 90%ын республика бюджеты тәэмин итә, ә калган 10%ын муниципалитетлар каплый. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә – 2019 елдан 2024 елга кадәр Башкортстанда 2783 йортта 8290 подъездны яңартканнар.

    Башкарылган эшләрне карап чыкканнан соң Радий Хәбиров: "Чиста, якты, уңайлы – карап торырга күңелле, - диде. -  Программа буенча иске тәрәзәләрне яңа пластик тәрәзәләргә алыштырабыз, почта тартмалары, тамбур ишеге куябыз, беренче катка плитка салабыз. Стеналарның төсен халык үзе сайлый. Алар бит эшләрне кабул итүдә катнаша – подрядчы  барлык кимчелекләрне бетермичә актка кул куймый".

   Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, республикада 2025 елда подъездларны ремонтлау өч муниципалитетта – Уфада, Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнарында планлаштырыла.

   2025 елда республика Башлыгы инициативасы белән 2019 елда старт алган “Башкортстан ишек аллары” программасы да дәвам итәчәк. Алты ел эчендә аның буенча 1300дән артык ишек алдын тәртипкә китергәннәр. Бу максатларга  6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

   2025 елда Башкортстанда тагын 98 ишек алды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

     Русия фәннәр академиясенең федераль фәнни-тикшеренү социологик үзәгенең Идел буе филиалы фәнни хезмәткәре Андрей Самсонов та Башкортстан халкының төзекләндерү процессына югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен билгеләп үтте.

     "Халыкның төзекләндерү объектларын үзе билгеләве властьнең нәтиҗәле эшләвен күрсәтә, бюджет акчаларын оптималь файдаланырга мөмкинлек бирә, - дип саный эксперт. – Уңайлы  шәһәр мохите – гражданнарыбызның  төп ихтыяҗларының берсе, ул яшәү сыйфатын билгели”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас