Җәмгыять
10 апрель 2025, 10:29

Студент язы

“Мин бу язда мәхәббәтемне очраттым!”

Студент языСтудент язы
Студент язы

“Мин бу язда мәхәббәтемне очраттым!”

 

Яз – ул барыбыз өчен дә түземсезлек белән, ашкынып көткән мизгел. Язлар килгәч, барысы да үзгәрер, бөтен кайгы-хәсрәтләр ачы бураннарга ияреп китәр, ә җылы яз кояшы белән якты хатирәләр, ихлас хисләр генә килер сыман. Ә студентлар тормышында бу тылсымлы фасыл нинди урын алып тора микән, үзе белән нәрсәләр ияртеп килә икән? Шушы сорауларга җавап эзләп, республикабызның төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән кечкенә әңгәмә кордык.

Табигать кышкы йокыдан соң җанлана, һәм студентлар да энергия ташкынын сизә башлыйлар. Озын кыштан соң күбрәк вакытны тышта уздырасы, саф һава суласы һәм кояш яктысыннан ләззәтләнәсе килә. Студентлар спорт белән күбрәк шөгыльләнә башлыйлар, паркларда йөрүчеләр саны арта,  дуслары белән очрашып пикниклар оештыручылар да күренә башлый. Һәр көнгә сөенеп яшисе килгән вакыт бит ул!

С.И. Кувыкин исемен йөрткән Октябрьский шәһәре нефть көллиятендә укучы Илнара Галимова:

“Минем өчен яз – ул яңалыкка тартылу һәм өметләр баглау вакыты. Студент буларак, мин шуны сизәм: яз җитү белән миңа яңа мөмкинлекләр ачыла, яңа белемнәр туплана, яңа танышулар һәм якты хисләр өстәлә. Әлбәттә, яз миңа күп энергия бирә, һөнәремне үзләштерүгә илһам өсти һәм киләчәк уңышларым турында хыялларым тагы да арта”.

Икенче яктан, яз – уку елы ахырына якынлашкан вакыт. Күп кенә студентлар өчен бу имтиханнарга әзерлек һәм сессия тапшыру дигәнне аңлата. Бу игътибарлылык һәм көч таләп итә торган җаваплы чор дип тә билгеләнә. Ләкин бу ыгы-зыгыда да яз үзенең уңай тәэсирен ясый: кояшлы көннәр кәефне күтәрә һәм уку йөкләнешләрен яхшырак җиңәргә ярдәм итә.

Уфа фән технологияләр университетының Бөре филиалында белем алучы, 3 курс студенты Иван Парфенчук укуына җитди карый:

 “Яз – ул сессия якынлаша дигән сүз. Бурычлар җыелмасын өчен, эшләрне вакытында тапшырырга,  курс эшен язарга, имтиханнарга эзерләнә башларга кирәк. Әмма болар барысы да язның җылы кояш нурларында иркәләнергә, табигатьтәге җанлану белән сокланырга һич тә комачауламыйлар. Бу сынауларны җиңел генә үтеп чыгарга ярдәм итә яз, илһамны арттыра”.

Яз – фестивальләр, концертлар һәм башка мәдәни чаралар чоры. Студентлар университетлар һәм шәһәр хакимияте оештырган төрле чараларда актив катнашалар. Бу укудан ял итү, яңа кешеләр белән танышу һәм яңа тәэсирләр алу мөмкинлеге.

Уфа фән һәм технологияләр университетында оештырылган “Сәләт” театрында катнашучы Алсу Бәдертдинова һәм Айгөл Рамазанова “Студент яз”ын ел саен ашкынып көтеп алалар:

“Студент тормышында яз килүе, әлбәттә, “Студент яз”ына әзерләнүдән сизелә башлый. Яңа рольләр бүлешү, репетицияләргә йөрү, костюмнар әзерләү, образга керергә өйрәнү, кызлар арасында яңалыклар белән бүлешү – бу бит үзе аерым бер дөнья. Күңелләргә шатлык китерүче язга безнең чаралар рәхәтлек кенә өстәп торалар ”.

Яз – киләчәгеңне планлаштыру өчен менә дигән вакыт. Күп кенә студентлар җәйге стажировкалар, эш эзләү яки белем алуны дәвам итү турында уйлана башлый. Бу – дөрес сайлау ясарга һәм алдагы адымнарыңны билгеләргә кирәк булган чор.

Нәкъ шулай дип фикер йөртә С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский шәһәре нефть көллиятенең студенты Алмаз Хузин:

“Үз тормышыңны яхшылыкка үзгәртү максатыннан хәрәкәтләнү, эшкә тотыну вакыты ул яз. Нинди дә булса өлкәдә башлангычлар, яңалыкка өйрәнү һәм максатлар кую яз көне күпкә җиңелрәк һәм күңеллерәк бит”.

Яз – гашыйк булу вакыты. Күп кенә студент парлары нәкъ менә яз көне кавыша икән. Табигать тә, романтика һәм матурлык атмосферасын барлыкка китерергә, яңа хисләр һәм мөнәсәбәтләр тууга ярдәм итә. Бу вакытта йөрәк җылылыкка төренә, ә дөнья яктырак һәм гүзәлрәк тоела.

Уфа фән һәм технологияләр университетының 3 курс студенты Алсу Фәйзуллина үз хисләре белән бүлеште:

“Елның һәр мизгелендә дә җан үзенчә рәхәтлек тоя, ләкин язын минем җаным чәчәк ата башлый. Һәрнәрсәдә җиңеллек сизелә, иҗат белән шөгыльләнәсе килә, ниндидер гүзәллек тудыру теләге туа. Бу яз минем өчен аеруча шатлыклы – мин үз мәхәббәтемне очраттым!”.

Яз – ул күп төрле хисләр уята торган вакыт. Нинди каршылыклар  булмасын, барысына да яхшы йогынты ясаучы, якты тәэсирләр калдыручы мизгел ул. Студентлар өчен яз — ул шатлык һәм җаваплылык, ял һәм эш, романтик кәеф һәм киләчәк турында җитди уйлануларның гади генә үрелеп килүе. Табигать һәм җанның  уянган, тормыш яңа буяулар белән тулган ихлас вакыт ул!

 Азалия Исмәгыйлова.

УФТУ талибәсе, үз хәбәрчебез.

Фото: kasheloff.ru

Читайте нас