10 апрельдә Республика җыю пунктында 2025 елның язгы чакырылышында яңа хәрбиләрне хезмәт итү урыннарына беренче тапкыр озаттылар. Якынча 40 егет Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Башкортстан егетләренә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, хәрби комиссар Михаил Блажевич, дини конфессияләр вәкилләре һәм хәрби хезмәт ветераннары хәер-фатиха бирде.
Ватанга хезмәт итү-һәр ир-атның изге бурычы. Башкортстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәрвакыт үзләренең физик әзерлеге, рухи ныклыгы һәм патриотизмы белән аерылып тора. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Русия территориясендә хезмәт итәчәк. Ышанам ки, яңа хәрбиләр үзләренең хәрби һәм конституцион бурычларын лаеклы үтәрләр, бер елдан үсеп җитеп, өйләренә кайтырлар, - диде Ирек Сәгыйтов.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк.