Башкорт теленнән халыкара диктант быел 26 апрельдә старт ала һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 26 апрельдә 11 сәгатьтә Башкортстан юлдаш телевидениендә туры эфир башлана. Елдагыча өч вариантта – башкорт телен өйрәнеп килүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен текстлар тәкъдим ителәчәк.
Быелгы темалар Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Тынычлык һәм бердәмлеккә багышлана. Башкорт теленнән диктантны, гадәттәгечә, ике төрле язып була. Онлайн һәм офлайн форматта узачак.