Җәмгыять
10 апрель 2025, 14:10

"Бал корты" операциясе игълан ителде

Республикада ул 10 апрельдән 10 майга кадәр узачак.

"Бал корты" операциясе игълан ителде"Бал корты" операциясе игълан ителде
"Бал корты" операциясе игълан ителде

Әлеге кампания кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БР ветеринария буенча Дәүләт комитеты, Россельхознадзор һәм ЮХХДИ белгечләре умарталарны легаль булмаган рәвештә кертүне ачыклау буенча рейдлар үткәрәчәкләр.

Операция бөҗәкләр импортын катгый контрольдә тоту юлы белән бал кортлары авырулары белән бәйле вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Русиягә килгәннән соң һәр партия Россельхознадзорның аккредитацияләнгән лабораторияләрендә авырулар булу-булмавына лаборатор тикшерүгә дучар ителә. Әгәр анализ нәтиҗәләре тискәре булса һәм башка хокук бозулар булмаса, умартачылык пакетлары ил территориясендә ирекле таралырга мөмкин.

-Умарталарны читтән контрольсез кертүгә каршы чаралар федераль һәм региональ дәрәҗәдә кертелде. Төп сәбәп-башка төбәкләрдән һәм илләрдән умарта пакетларын законсыз кертү аркасында бал кортлары арасында яңа авырулар таралу. Бу популяцияләр сәламәтлегенең начараюына, балның сыйфатының кимүенә һәм аның уникаль характеристикаларының югалуына китерә, - дип билгеләп үтте БР ветеринария буенча Дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас