Башкортстанда «Хезмәт династияләре» IV Республика конкурсы старт алды. Бу елларда анда 300дән артык хезмәт династиясе катнашты, дип билгеләп үттеләр БР Хезмәт министрлыгында.
Беренче сайлап алу этабы түбәндәге юнәлешләр буенча үтә: «Агросәнәгать комплексы», «Сәламәтлек саклау», «Торак-коммуналь хуҗалык», «Массакүләм-мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм полиграфия», «Финанс эшчәнлеге», «Мәдәният», «Урман хуҗалыгы», «Ау һәм балыкчылык», «Мәгариф», «Социаль хезмәт күрсәтү», «Сәнәгать һәм энергетика», «Төзелеш», «Сәүдә», «Элемтә, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре», «Транспорт», «Физик культура һәм спорт», «Янгын хәвефсезлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык», «Ветеринария».
Конкурста өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләләр катнаша ала, шул ук вакытта ким дигәндә бер династия вәкиле Башкортстанда даими яшәргә һәм эшләргә тиеш.
Финал (10 августка кадәр үткәрелә) җиңүчеләрне билгеләячәк, алар Республика Көнен бәйрәм иткәндә бүләкләнәчәк