Гәзиткә языл һәм бүләк от! Олы кешеләр белән очрашып, сөйләшеп утыру үзе гомер бит ул. Вахитовларның тормышы турында хәтта китап язырлык. Хөрмәткә һәм ихтирамга лаек Равил Хабрахман улы белән Мәнсүрә Әхмәтулла кызы шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып, 52 ел кулга-кул тотоношоп яшиләр. Биш балага гомер бүләк итеп, аларга тиешле тәрбия биргәннәр, һөнәр алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгарганнар. Ханым озак еллар Матрай авылында гәзит таратучы булып эшләп хаклы ялга чыккан.
– Үзем почтальонка булгач, күптәннән бик күп гәзит-журналларга язылдым, – ди ул. Ә йорт хуҗасы күп еллар «Башкорт» совхозында комбайнчы, тракторист, механизатор булып эшләгән.
– Үзебезнең район гәзитенә, башка төрле гәзитләргә язылмый калганыбыз юк. Озакламый 85-ем тула, күзлексез бер тында укып чыгам, хәтта җитми дә кала әле. Әле гәзит-журналлврга ташламалы хак белән язылу чоры, тагын да яраткан басмаларыбызга язылабыз инде, – дип кушылды бабай.
Беренче ярты еллыкта яраткан басмаларына язылып, квитанцияне Уфага тиешле адреска җибәргән. БСТ каналында туры эфирда барган уенда катнашып, бүләк оттыгыз бит! Вәт, ичмасам, шәп бүләк – суыткыч ларе, дигән сөенечле хәбәр алгач, алар ышанмыйрак та торганнар.
- Җиңүчеләр арасында булуыбызга бик шатбыз. Сезгә бүләк өчен рәхмәт! Бу безнең өчен чын сюрприз булды. Тиражларының артуын һәм район гәзитенең һәр вакыт яшәвен телибез. Эш, әлбәттә, бүләктә генә тормый, иң мөһиме, гәзит битләрендә Башкортстан, район тормышы языла, районыбыздагы хәл-вакыйгалар турында халыкка җиткерелә. Һәр вакыт тик яхшы яңалык килеп торсон, иң мөһиме күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын, – дип изге теләкләрен юллады Вахитовлар.
Без дә үз чиратыбызда Равил Хабрахман улы белән Мәнсүрә Әхмәтулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык, балаларының һәм оныкларының кадер хөрмәтендә тагын да озык еллар яшәүләрен телибез.