Комил Олим улы “Өмет” гәзите укучыларына яхшы таныш. Мәктәп елларыннан ук аның язмалары гәзит битләрендә чыгып торды. Үзе дә ул бу турында: “Мин “Өмет” белән бергә үстем, аның рухында тәрбияләндем, ул тормышыма очкын бирүче булды. Биредә минем беренче язмам дөнья күрде, гәзитнең “Яшь хәбәрче”се булдым”, - ди "Өмет"кә зур хөрмәт белән карап.
Бүгенге көндә без Комил Олим улы Сираҗетдиновны туризм өлкәсендә уңышка ирешеп эшләүче эшкуар, тырыш һәм намуслы җитәкче, халкы һәм туган җире өчен җан атып торучы изге күңелле, ярдәмчел кеше буларак беләбез.
Әле республикада туризм юнәлеше үсешмәгән чорда (2006-07 елларда), яңа гына югары уку йортын тәмамлаган Комил Олим улы үз көче, үз тырышлыгы белән Уфа-Казан-Болгар арасында сәяхәтләр оештыра башлады. Юлында күпме авырлыклар, киртәләр очраганын тик үзе генә беләдер. Аларга бирешмичә, зур энтузиазм белән гел алга атлады, һәм алдына куйган максатына да иреште. Бүгенге көндә "Хәзинә Тур" республикада гына түгел Русия күләмендә иң зур туроператорының берсенә әверелде.
Комил Олим улының республика эчендәге туризмны үстерүгә зур өлеш кертүе аеруча зур ихтирамга лаек.
Билгеле ки, туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да. Кыскасы, барысы да бербөтен. Шуңа күрә дә, бу өлкәдә күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм республика туризмын үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасы Премьер — министры Андрей Назаров «Хәзинә Тур» халыкара туризм ширкәте җитәкчесе Сираҗетдинов Комил Олим улына Башкортстан Республикасы Хөкүмәтеннән Рәхмәт хаты тапшырды. Бу тантаналы чара кичә, 7 апрельдә, узды.
"Өмет" редакциясе коллективы "Хәзинә Тур" коллективына тик уңышлар гына юлдаш булуын теләп кала.
Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте матбугат хезмәте.