Җәмгыять
5 апрель 2025, 05:00

Кемнәргә ташламалы машина каралган?

Кайбер категория гражданнар автомобильне ташламалы бәядән сатып алырга мөмкин икән.     

Кемнәргә ташламалы машина каралган?Кемнәргә ташламалы машина каралган?
Кемнәргә ташламалы машина каралган?

Дәүләт Думасындагы Башкортстаннан депутат Зариф БАЙГУСКАРОВ җавап биргән бу хакта.

- Күп кенә гражданнар автомобиль сатып алганда акчаны янга калдырырга ярдәм итә торган дәүләт программалары мөмкинлекләре турында белми. Аерым алганда, РФ Хөкүмәтенең 16.04.2015 елдагы 364нче санлы карары белән ташламалы автокредит программасы гамәлгә куелган. 

Программада катнашучыларга исемлек сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан төзелгән автомобильләрнең билгеле бер модельләрен кредитка сатып алганда ташламалар бирелә. Бүгенге көндә болар барысы да LADA, ВИС, УАЗ, «Москвич 3», ГАЗ модельле автомашиналар.

Агымдагы елда программада кем катнаша ала соң? Алар исемлегенә түбәндәге ватандашларыбыз керә:

- медицина хезмәткәрләре;

- мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре;

- махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнүчеләр, иреклеләр һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары;

- инвалидлар.

Программа кысаларында автомобильгә ташлама 20 процент тәшкил итә, электромобильләргә — 35 процент.

Программада катнашу шартлары:

- сатып алучының гамәлдәге машина йөртү таныклыгы булырга тиеш,

- сатып алына торган автомобиль Русия маркалы булуы зарур. Искәрмә: "Нaval" Кытай маркасы модельләре, тик алар Тула яки Калуга өлкәләрендәге компания заводында җыелган очракта гына,

- автомобиль яңа булырга тиеш (2023 яки 2024 елларда чыгарылган),

- сатып алына торган машинаның максималь массасы 3,5 тоннадан артмаска тиеш,

- транспорт чарасыныж бәясе комплектация дәрәҗәсен исәпкә алып - 2 млн сумнан артмаска тиеш (электрокарлар теләсә нинди бәядә булырга мөмкин),

- кредит җиде елга кадәр бирелә,

- беренчел түләү - автомобиль бәясенең 10 проценты,

- кредит шартнамәсенең гамәлдә булу срогына залог шартнамәсе төзелә,

- сатып алучы алдагы календарь елда кредит алмаган һәм 2025 елда автомобиль сатып алуга башка кредит килешүләре төзергә җыенмый.

Программада катнашу өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле документлар исемлеген алып килергә кирәк. Кагыйдә буларак, бу РФ гражданины паспорты, машина йөртү таныклыгы күчермәсе һәм дәүләт программасында катнашуга гариза.

 

"Республика Башкортостан" сайты буенча Юлай Низаев әзерләде.

 

 

Кемнәргә ташламалы машина каралган?
Кемнәргә ташламалы машина каралган?
Автор:
Читайте нас