Җәмгыять
4 апрель 2025, 07:15

Полиция костюмында кешеләрне куркытып йөргән (Видео)

Ни өчен шулай киенгән икән ул? 

Полиция костюмында кешеләрне куркытып йөргән (Видео)Полиция костюмында кешеләрне куркытып йөргән (Видео)
Полиция костюмында кешеләрне куркытып йөргән (Видео)

ДАИ инспекторлары полиция костюмында йөрүче 28 яшьлек уфалыны тоткарлаган. Аның сүзләре буенча, ул электр самокатта икәү басып йөрүчеләрне куркыту өчен махсус шулай киенгән. 

Егет үзе Уфа урамнарында  монотәгәрмәчтә тәртип "саклап йөргән". Электр самокатта икешәр кеше басып йөрүчеләр, аны полиция хезмәткәре дип уйлап, куркып төшкәннәр. Шуннан соң, чын полиция аны күреп калып, үзен кулга алганнар. 

Полиция хезмәткәре формасын кигән һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аңа ике беркетмә төзелгән. Хәзер ул штраф түләячәк.

Чыганак: Mash Batash ТГ каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас