Җәмгыять
3 апрель 2025, 07:50

“Чаң кагам! Юлларны карагыз!”

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров М-5  һәм Р-240 трассаларында барлыкка килгән колеялар уңаеннан борчылуын белдерде.

“Чаң кагам! Юлларны карагыз!”“Чаң кагам! Юлларны карагыз!”
“Чаң кагам! Юлларны карагыз!”

  Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров М-5  һәм Р-240 трассаларында барлыкка килгән колеялар уңаеннан борчылуын белдерде.

 Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, соңгы өч атнада ул үзе руль артында йөргән һәм Р-240 һәм М-5 трассаларының нык колеялы булуына  игътибар иткән.

  "Мин, Мәскәүгә зур булмаган командировкаларны исәпкә алмаганда,  монда 61 ел  яшим. М5 трассасы буйлап  Чишмә районыннан үттем. Анда колея барлыкка килгән.  Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Шуңа күрә юлларга игътибар итегез, мин чаң кагам", - диде Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.

P.S. Колеялар бер бәла булса, язын юлларда хасил булган чокырлар – икенче каза. Трассалар, шәһәр урамнары урыны-урыны белән чокыр-чакырдан чуарланган. Ел саен ямап торалар, югыйсә. Табигать кырыслыгы гына гаеплеме икән монда? Бәлки, сыйфат ягы аксыйдыр?

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас