Җәмгыять
3 апрель 2025, 07:35

“Безнең авыл җиңүгә лаек!”

 53 авыл үзләренең иң актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, тырыш, булдыклы булуларын исбат итеп, конкурс җиңүчесе булырга хаклы икәнлекләрен күрсәтте.

“Безнең авыл җиңүгә лаек!”“Безнең авыл җиңүгә лаек!”
“Безнең авыл җиңүгә лаек!”

    Бу атнаны Уфаның “Башкортстан” дәүләт концертлар залында республика районнары өчен бик тә мөһим чара – “Аек авыл”  республика конкурсының “Урта торак пунктлар” категориясендә катнашучы авылларның презентациясе ягъни җәмәгать яклавы булды. 53 районнан 53 авыл үзләренең иң актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, тырыш, булдыклы булуларын исбат итеп, конкурс җиңүчесе булырга хаклы икәнлекләрен күрсәтте.

   “Башкортстан” дәүләт концертлар залында составына профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре кергән эксперт комиссиясе дүрт көн дәвамында катнашучыларның проектларын, документларын һәм видеопрезентацияләрен бәяләячәк. Конкурсның иң җаваплы, иң кызыклы йомгаклау этабын без, журналистлар да, карадык.

     “Аек авыл” республика конкурсы Башкортстанда 2019 елдан Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән үткәрелә.  Конкурсның төп максаты – аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрү.

    Быел республиканың иң “Аек авыл”ы исеменә 53 авыл дәгъва кыла. Презентацияләрне яклауда авыл активистлары, район хакимияте вәкилләре катнаша. Аны халык алдында яклау – тәҗрибә  уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Конкурста катнашучылар башка районнарда нинди эшләр башкарылганлыгын күрә, үзләре  өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат һәм фәһем ала. Киләчәктә нинди юнәлештә барырга кирәклеген билгели.

       Презентацияләрне карый башлар алдыннан “Аек авыл” конкурсының гимны яңгырады. Әйе, бәйгенең үзенең гимны бар һәм аны тыңлау матур бер традициягә әверелде. Катнашучылар гимнны аягүрә басып, алкышлап тыңладылар.

    “Аек авыл” республика конкурсының оештыру комитеты  әгъзасы, конкурс координаторы, медицина фәннәре докторы, БДМУ профессоры Сәлия Морзабаева  йомгаклау этабына җыелучыларны сәламләп, болай диде:

 - Конкурста катнашучыларны җәмәгать яклавында күрүемә бик шатмын! Кичә “Кече торак пунктлары” категориясендә  булган авылларны “тыңласак”, бүген “Урта торак пунктлары” категориясендәгеләр чыгыш ясый. “Аек авыл” республика конкурсының үткәрелә башлавына алтынчы ел. Ул бик актив, масштаблы үтә.  Авыллар актив булмаса, бу башлангычны хуплап, күтәреп  алмаса, хөкүмәттән ярдәм, дәртләндерү чаралары каралмаса, конкурс, бәлки, болай зур үсеш алмас иде.  Аны башлап җибәргән вакытта приз фонды 1,5 миллион сум иде. Ләкин авылларның актив булуын, сәламәт яшәү рәвешен алгы планга куеп, тормыш сыйфатын үзгәртергә теләүләрен күреп, конкурсның бюджетын үзгәрттеләр. Менә бүгенге кебек җәмәгать тыңлауларының берсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: “Кешеләрнең күзләре янып тора, тормышка карашлары үзгәрде” диде һәм конкурс бюджетын 40 миллион сумга кадәр арттырды. Ә былтыр инде җиңүчеләрне генә түгел, конкурсның республика этабы финалына чыккан авылларны да билгеләп үтәргә кирәк дип, приз фондына тагын 8 миллион сум өстәлде. Финалга чыгып та, җиңмәгән авылларга 200 мең сум бирелә. Бәлки, бу сумма зур да түгелдер, ләкин дәртләндерү, торак пунктларын төзекләндерү, нәрсәләрдер эшләү өчен  сизелерлек ярдәм дип уйлыйбыз. Хәзер безнең приз фонды 48 миллион сум тәшкил итә.

   Үз авылларын лаеклы күрсәтү өчен конкурсның  йомгаклау этабына җыелган авыллар арасында – Аскын  районының Әмир авылы да бар.  Кашка авыл биләмәсенә караган Әмир авылы да конкурста катнашырга бик лаек авыл.

   Чара башланыр алдыннан без авыл биләмәсе башлыгы Галәветдинов Ринат Хәмзә улы һәм аның белән  бергә килгән әмирлеләр белән әңгәмәләшеп алдык.

 - Әмир авылы муниципаль этапта җиңгәннән соң “Аек авыл” конкурсының республика этабында катнаша, - дип сөйләде безгә Ринат Хәмзә улы. – Әмирдә 251 кеше яши. Өметебез зур – беренче урынны алырга телибез. Бездә халык бик актив, бердәм, тырыш.  Өмәләр оештырып, төрле файдалы, күркәм эшләр башкарабыз. Авылдашлар менә янгын сүндерү депосы эшләп куйдылар. Үткән ел районыбызның Төлгезбаш авылы катнашкан иде бу конкурста, аннан алда – Кашка авылы, быел менә әмирләр үзләрен сынап карарга булдылар.

     Һәр видео-презентацияне караганнан соң жюри әгъзалары катнашучыларга  авыл тормышына, авылдашларның эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирделәр. Азактан презентацияне бәяләп, жюриның һәр әгъзасы үзенең баллын  куйды. Бу баллар җиңүчеләрне билгеләү өчен кирәк. Иң зур бал җыючы авыллар җиңүче дип табылачак.

Конкурс нәтиҗәләре 23 апрельдә билгеле булачак. Җиңүчеләрне Уфаның “Торатау” конгресс-холлында тантаналы тәбрикләячәкләр. Республикабызның йөзек кашы булырлык авылларына конкурста җиңүләр, якты киләчәк телибез.

  

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас