Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
28 март , 14:20

“Яңа социаль түләү бирәбез” дип алдыйлар

Мошенниклар йокламый, җәмәгать. Русиялеләрне яңа "социаль түләү" белән бәйле ялган хәбәр таратулары турында кисәтәләр.

“Яңа социаль түләү бирәбез” дип алдыйлар
“Яңа социаль түләү бирәбез” дип алдыйлар

    Мошенниклар халыкны алдау юлларын камилләшетереп кенә торалар. Менә тагын яңалык: алар Telegramга, янәсе, 2024 елда инфляциягә бәйле рәвештә яңа социаль түләүгә гариза бирү турында фишинг хәбәрләр җибәрә башлаганнар.

    Җинаятьчеләр,  “Дәүләт хезмәтләре”  исеменнән түбәндәге текст белән хәбәр тарата башлаган: “Дәүләт хезмәтләре”  14 мең сум күләмендә яңа социаль түләүгә гариза ачты”. Янәсе,  “яңа түләү 2024 елда югары инфляция белән бәйле рәвештә гражданнарның сатып алу сәләтенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән" диелә.

    Аннары инде  мошенниклар “яңа түләү”не алу максатыннан 31 мартка кадәр гариза рәсмиләштерү өчен сылтама буенча күчүне сорыйлар.

     Ышанмагыз! Сак булыгыз! "Өлкән буын туганнарыгызга мондый мәгълүматны дәүләт хакимияте органнарының рәсми сайтларында гына мониторлауның мәгънәсе барлыгын аңлатыгыз. Башка чыганаклар  ачыктан-ачык ялган  мәгълүматны үз эченә алырга мөмкин», - диләр Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: