“Светофор” кибетләре челтәрендә Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тикшерү барышында ялган май һәм сыр тапкан. Бу хакта күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
10 кибет тикшерелгән. Шуларның икесе Уфада һәм Туймазыда, берсе Октябрьский, Бөре, Нефтекама, Ишембай, Дүртөйле һәм Уфа районында урнашкан.
Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар арасында – продукцияне ветеринария документларыннан башка сату; ит, балык продукциясен саклаганда температура режимын үтәмәү; продукцияне җитештерүче, саклау шартлары, әзерләү датасы, яраклылык срогы турында мәгълүматсыз сату һәм башкалар.
Продукция пробалары алынган. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча сөт продукциясен фальсификацияләү фактлары ачыкланган.
Җәмәгать биналарын эксплуатацияләүгә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен суд приставлары Уфадагы “Светофор” кибетләренең берсенең эшчәнлеген туктаткан.