Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
27 март , 11:10

Ни өчен чит ил паспорты бирмәскә мөмкиннәр?

Дөнья бит бу! Моның төп сәбәпләрен белеп тору беркемгә дә комачауламас.

Ни өчен чит ил паспорты  бирмәскә мөмкиннәр?
Ни өчен чит ил паспорты бирмәскә мөмкиннәр?

Гәзит укучыбыз шундый сорау бирде. Чыннан да, чит ил паспортын рәсмиләштергәндә  документларны  кабул итү һәм аларны карау этабында документ бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.

 Моның төп сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин:

- гаризада дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән, ул дөрес тутырылмаган яки анда хата бар;

- эчке паспорт белән проблемалар бар, мәсәлән, гамәлдә булу вакыты чыккан;

 - яраксыз форматтагы фотосурәтләр;

 - хәрби билет юк;

 - суд карары буенча бурычлар бар, ләкин алар үтәлмәгән;

 - банкротлык процедурасы бара;

- хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырганнар;

 - мөрәҗәгать итүче дәүләт серенә кагылышлы аеруча мөһим мәглъматларга ия, ул федераль  хәвефсезлек хезмәтендә хезмәт итә яки аннан азат ителгән.;

 - ачылган җинаять эшендә шикләнелүче яисә гаепләнүче буларак уза;

- паспортны балигъ булмаган балаала, әмма законлы вәкилләрнең берсе аның илдән китүенә ризалык бирмәгән.

Чит ил паспорты алу  турында гаризаны түбәндәге юллар белән бирергә мөмкин:

- “Дәүләт хезмәтләре” порталында;

 -  күп функцияле үзәктә;

 - Русия Эчке эшләр министрлыгының "паспорт-виза сервисы" аша,

 - Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органында.

Фото: vbr.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: