Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
27 март , 13:02

Автобус водительләренең картасына акча күчермәгез!

Моның ике зур сәбәбе бар. 

Автобус водительләренең картасына акча күчермәгез!
Автобус водительләренең картасына акча күчермәгез!

БР Транспорт министрлыгы пассажирларга автобус йөртүче картасына акчалата түләмәскә киңәш итә. 

Республикада пассажир автобусларын массакүләм тикшерүләр дәвам итә. Башкортстан транспорт министры урынбасары Руслан Гарипов сүзләренчә, әгәр автобус йөртүче пассажирдан акчаны картага күчерүне таләп итсә, бу законны бозуга керә.

"Пассажирлар! Маршрут автобусларына утырсагыз, юл хакын түләү өчен йөртүченең банк картасына акча күчермәгез, чөнки бу законга туры килми. Пассажирлар юл өчен түләүне раслый торган билет яки чек таләп итәргә хокуклы. Исегезгә төшерәм, әгәр юл һәлакәтенә очрасагыз, түләүне раслаучы документларсыз пассажирлар ул зыянны каплауны таләп итә алмаячак», — дип белдергән җитәкче.

Чыганак: t.me/ufa_rb

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: