Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованованың территорияләрдә язгы җыештыру барышы турындагы докладын тыңлаганнан соң, районнарда сатып алынган коммуналь техниканың тик торуын ачу китергеч дип атады.
Министрсүзләренәкараганда, 2022-202нче елларда төбәк бюджеты исәбенә сатып алынган коммуналь техниканы куллану буенча ясалган анализ өч муниципалитетта унике берәмлек коммуналь техниканың кулланылмавын күрсәткән.Мәсәлән, Салаватшәһәрендәбиш берәмлектехникакулланылмый, моны Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыныңкүчмәтикшерүедә раслады. Белоретрайонындасатып алынган тугызберәмлек техниканыңбары тик өчесегенә файдаланыла. Краснокамарайонында, водитель булмаганлыктан,автогрейдер тиктора.
"Бу хәл – ачу китергеч, башкачаәйтеп тәбулмый, - диде әлеге хәл уңаеннан төбәк Башлыгы. – Су сиптереп юучыөр-яңа машинаның тик торуы аяныч.Миндә бу муниципалитетларныңҗитәкчеләренәсораутуа: яаларда барысыда яхшы, әммамин алайдимәсидем, без андагы хәлләрне күреп торабыз.Без үткәргән киңәшмәдә аларның аңлатулары миңа ошамады: кемдер механизатортабаалмый,кемдер ниндидер юридик хәлләр аркасындатехниканы эшкә чыгараалмый.
Мин мондый техниканың тик торуын күз алдына да китерә алмыйм, үзем шәһәр башлыгы булган кеше бит мин. Бу хәлләрне районнарда үзегез тикшерегез, авыр карарлар кабул итәргә теләмим. Минемчә, бу район җитәкчеләренең эшкә җавапсыз мөнәсәбәте. Көзге яфраклар җыелмаган, юл буенда ботаклар, көнкүреш чүп-чары аунап ята. Кешеләрне, техниканы эшкә чыгарыгыз, 1 апрельгә кадәр барысын да чистартыгыз. Сездә моның өчен барысы да бар”.
Радий Хәбиров мәсьәләне хәл итүгә бер атна вакыт бирде.