Башкортстанда язгы ташу белән бәйле хәлләр даими контрольдә тора. БСТ телеканалында узган брифинг барышында Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов шулай диле. Ул билгеләп үткәнчә, быел 16-19 март көннәрендә Башкортстан Республикасында аномаль температура булу, шулай ук яңгыр яву сәбәпле язгы ташу күпкә иртәрәк башланган.
- Барлык авылларда үзидарә органнары көче белән вакытлыча гидропостлар оештырылды, янгын-коткару гарнизоннарының оператив төркемнәре мониторинг үткәрә. Су басуларны бетерү эшен координацияләү максатларында тәүлек буена оператив штаб эшли, хәлне мониторинглау өчен баш идарәнең пилотсыз авиация системалары һәм КА-32 янгын-коткару вертолеты кулланыла. Язгы ташу белән бәйле хәлләрне даими контрольдә тотабыз, - диде Ирек Сәгыйтов.
25 муниципаль берәмлектә су басуның 56 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 121 торак йорт, 341 йорт тирәсе, 2 бакча участогы, 29 юл участогы, 5 түбән су күпере су астында калган.
25 мартка 5 муниципалитет территориясендә 8 су басу очрагы контрольдә тотыла, нәтиҗәдә 15 йорт тирәсе, 5 автомобиль юлы участогын һәм 1 түбән су күперен су баскан. Башкортстанда барлык сусаклагычлар штат режимында эшли.
Әлеге вакытта республиканың барлык гидротехник корылмалары яхшы хәлдә һәм язгы ташуны үткәрергә әзер. Бу хакта БСТ телеканалы брифингында БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың иң эре сусаклагычлары – Павловка, Йомагуҗа, Ногыш сусаклагычлары тулу режимында эшли. Авария хәлләре килеп чыгу куркынычы юк. Көньяк зона буенча-Юшатыр, Куергазы сусаклагычлары тула. Көнбатыш зона буенча Шаран сусаклагычы тулган, суны транзит аша үткәрү бара. Туймазы, Ярмәкәй, Авыргазы сусаклагычлары тула. Дәүләкән, Акманай сусаклагычлары транзит су үткәрү режимында. Мәчетле, Белакатай сусаклагычларының Төньяк зонасы суны транзит аша үткәрү режимында, су ташудан соң тутырылачак.
Урал аръягы зонасы буенча- Таналык, Чакмар, Матрай, Сибай шәһәрендәге Ходолаз елгасы буенда, Яңа Украина, Уртазым сусаклагычлары тулган, Акъяр, Бозаулык сусаклагычлары тулган. Зилаир сусаклагычы язгы ташудан соң тулачак.
- Барлык сусаклагычлар да штат режимында эшли. Актив язгы ташу чорында барлык җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге никадәр мөһим булуын тагын бер тапкыр әйтеп үтәсем килә. Язгы ташуны авариясез уздыруга әзерлек эшләрен аерым контрольдә тотабыз, - дип йомгаклады Нияз Фазылов.
Әлфия Шакирҗанова фотосы.