Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
26 март , 10:19

Караидел белән Авыргазыны су баса башлаган

Башка районнарда хәлләр ничек? 

Караидел белән Авыргазыны су баса башлаган
Караидел белән Авыргазыны су баса башлаган

Узган тәүлектә коткаручыларга Караидел һәм Авыргазы районнарында су басулар турында 2 хәбәр килгән.

3 урында 6 ситуация контрольдә тора: Уфа шәһәре, Архангельск һәм Чишмә районнары.

Бер тәүлек эчендә су биеклегенең максималь күтәрелүе күзәтелә: Нуриман районының Красная Горка авылында - Уфа елгасында. Су биеклегенең тәүлек эчендә динамикасы +65 см, агымдагы дәрәҗәсе 347 см, елганың ярга чыгуы 760 см; Бакалы районының Нагайбак авылы елгасында, тәүлеккә су биеклеге +23 см, агымдагы дәрәҗәсе 381 см, елганың ярга чыгуы 410 см.

Су кимүе кайсы районнарда күзәтелә?

Уфа шәһәрендә Агыйдел буенда, агымдагы су дәрәҗәсе 474 см, су биеклеге 16 см га кими, елганың ярга чыгуы 600 см. ; Уфа шәһәренең Шакша районында Уфа елгасында, агымдагы су биеклеге 281 см, су биеклеге 31 см га кимегән, елганың ярга чыгуы 830 см.; Бишбүләк районының Дүсән авылында Дим елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 159 см, су биеклеге 17 см га кими, елга тугайга 590 см чыга.

Су объектларын мониторинглау дәвам итә. Кичә Салават районында Юрүзән елгасында бозлавыкны активлаштыру өчен боз шартлату эшләре башкарылды. Ногыш һәм Павловка сусаклагычлары тулу режимында эшли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: