Мәкалә
Район башлыгы «Боня» һәм «Грех» позывнойлы яугирләр белән очраштыРадий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйттеСавыт-сабаны юа хуҗабикә 50 яшендә беренче тапкыр әни булганЮгары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр иттеРадий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыймРитуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышканЯңа буын китапханәсе яшьләрнең җыелу урынына әвереләШигъри күчтәнәч: Таба исеРеспубликада һава температурасы +15°С кадәр җылыначакРинат Рахматуллинның яшь хатыны җырчы белән акчасы өчен яши?Ураза гаете иртәсенә тәмле тәбикмәк рецептыЯугирләребез янәдән яу кырына кузгалды«Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле: «Родные – Любимые» — берләшү мөмкинлегеРадий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карадыОлы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалыкБәхет - акчада икән! Уфада «Родные-Любимые» ата-аналар форумы гөрлиИнтернетны сүндергәне өчен үтерә язганнарЧәчегезне еш буйыйсызмы?
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
26 март , 16:18

«Госуслуги Дом» кушымтасы белән шәхси йортларда яшәүчеләр дә куллана ала

«Госуслуги Дом» кушымтасы белән шәхси йортларда яшәүчеләр дә куллана ала
«Госуслуги Дом» кушымтасы белән шәхси йортларда яшәүчеләр дә куллана ала

«Госуслуги Дом» кушымтасы элек күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен генә куллана алса, хәзер шәхси йортларда яшәүчеләр дә аның файдасын күрәлә.

Милек хокукы рәсмиләштерелгән һәм торак-коммуналь хуҗалык системасына урындагы хакимият тарафыннан кертелгән күчемсез милек турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә кереп утыра. Шәхси торак йортларның хуҗалары счетчик күрсәткечләрен тапшыра һәм аларны тикшерүгә заказ бирә, коммуналь хезмәтләр өчен түли, исәпкә алу приборлары эше һәм түләү документларының дөреслеге мәсьәләләре буенча ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, алар үз йортлары белән идарә итүгә туганнарына яки арендаторларга "кунак" булак куллану мөмкинлеге бирә алалар. Бу функция кушымтада яңа гына барлыкка килде.

Әлеге мөмкинлек бигрәк тә ата-аналарга, йөри алмаучы гражданнарга актуаль булган мәгълүмат алырга һәм ТКХ белән идарә итүдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. ТКХ ГИС мәгълүматлары буенча, Башкортостан Республикасында барлыгы 740 меңгә якын шәхси торак йорт һәм блокланган төзелеш йортлары бар. «Госуслуги Дом» кушымтасыннан инде 250 меңнән артык кеше файдалана. Халык арасында иң популяр бүлекләр булып исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шулай ук идарәче оешмаларга мөрәҗәгатьләр тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кушымта аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түләргә мөмкин. Кушымтаны rustore, AppStore, Google Play һәм AppGallery аша телефонга чыгарып алырга мөмкин. Аерым теркәлү таләп ителми, керү расланган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: