Нефтекамада яшәүче Ксения һәм Михаил Шмаковларның 10нчы балалары дөньяга килгән. Тату гаиләгә 15 мартта Давид исемле малай аваз салган.
Гаилә башлыгы машина йөртүче булып эшли. Ул гаиләсе белән булу, алар белән күбрәк вакыт үткәрү өчен ирекле графиклы эш сайлаган.Тормыш иптәше - өйдә балалар белән.
Бу тату гаиләдә һәр бала нәрсәгә булса да сәләтле. Күбесе музыка белән мавыга. Олы кызлары Ангелина, скрипкада уйнарга өйрәнеп, музыка мәктәбен уңышлы тәмамлаган. Марк, укуын дәвам итеп, берьюлы ике инструментта — аккордеон һәм трубада уйный. Энеләре Виталий, Григорий һәм Иосиф та шул ук мәктәптә музыка белән шөгыльләнә, трубада уйнап, үзләренең музыкаль сәләтләрен үстерәләр. Балаларның сәләтләре игътибарсыз калмый - даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, хәтта бөтенрусия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә алдынгы урыннар, бүләкләр алып кайталар.
Мена шундый сәләтле һәм тату гаиләдә тууына Давид та шатланып бетә алмыйдыр әле! Бу гаиләгә исәнлек һәм бәхет телибез.
Чыганак: @Ufakp