Башгидромет мәгълүматлары буенча, алдагы ике көндә Башкортстанда + 11° ка кадәр җылытачак.
Әйтик, бүген, 24 мартта явым-төшем көтелми. Җил төньяктан уртача тизлектә исәчәк. Көндез температура +4,+9°ка кадәр менәчәк.
Сишәмбе, 25 мартта, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез +4,+9°.
Чәршәмбе көнне, 26 мартта - явым-төшемсез. Җил көньяктан - уртача, көндез көчле исәчәк. Һава температурасы төнлә +1, -4°, көньяк-көнчыгышта -9°, көндез +6 булуы көтелә.
Әлфия Шакирҗанова фотосы.