Җәмгыять
21 март 2025, 05:05

“Күршем таракан үрчетә...”

Антисанитария өчен берәр җәза бармы ул?

“Күршем таракан үрчетә...”“Күршем таракан үрчетә...”
“Күршем таракан үрчетә...”

    Күршемнең фатирында антисанитария –  чисталык һәм пөхтәлек дигәннең исе дә килми. Пычраклык нәтиҗәсе буларак, тараканнар пәйда булды. Бу хәл безне, күршеләрне дә, бик борчый. Күршегә ничек җәза биреп була? Бәлки,  штраф салу каралгандыр?

                                         Флүрә.                                  

–Хәзер фатирдагы антисанитария өчен 500сумнан 1000 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу саннарның 2008 елдан бирле үзгәрмәвенә Дәүләт Думасында игътибар иттеләр һәм штрафлар күләмен арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр, – дип сөйли РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының юридик факультеты деканы Гөлнара Ручкина.–Роспотребнадзор идеяне хуплады, штрафлар, мөгаен, 25 мең сумга кадәр үсәр.

Әлеге штрафларны  башка милекчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янаучы күсе һәм тараканнар үрчеткән, фатирны пычрак тоткан, канализация, су белән тәэмин итү мөмкинлеген булдырмаган өчен кулланырга мөмкиннәр. Ләкин еш кына ул санкцияләрне салу белән бәйле кыенлыклар килеп чыга, чөнки фатир хуҗалары тикшерүчеләрне өйгә кертергә ризалашмый.

   

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас