“Тиз арада банкротлык рәсмиләштерәбез һәм бурычларыгызны сызып ташларга ярдәм итәбез!” дигән белдерүләр адым саен очрый торган заманда яшибез. Мондый белдерүләр кешенең бурыч белән бәйле проблемасын хәл итәргә вәгъдә итә, ләкин еш кына бурычлар да сызылмый, кеше барлы-юклы акчасыннан да колак кага. Сүз - ялган юристлар турында.
Еш кына мондый белдерүләрартындаялган юристлар яисә мошенниклар тора. Күпләре клиенттангонораралгач та юкка чыга. Кайсыберләремәсьәләнеҗайгасалырга да мөмкин, әммабу өчләтә кыйммәт булачак.
Юридик мәсьәләләрдә белеме булмаган кешегә, кагыйдә буларак, килешүне көчләп тагалар. Әгәр сезгә “барысын да ике атна эчендә хәл итәргә” тәкъдим итәләр икән, бу кешеләр белән бәйләнергә ярамый дигән сүз.
Шунда ук килешүгә кул куярга тәкъдим итүчеләрдән, акча таләп итә башлаучылардан яки банкротлык бәясен ачыктан-ачык әйтмәүчеләрдән качыгыз, диләр экспертлар.
Беренче консультациядә үк – ул гадәттә бушлай була – юристның үз-үзен тотышына игътибар итегез. Профессиональ юрист сезнең хәлне тыңлап кына калмыйча, алдагы адымнарны да төгәл итеп аңлатырга тиеш. Гариза бирү этабында гына түгел, бөтен процедура дәвамында озата барырга тиеш.
Фото: dzen.ru