Җәмгыять
20 Марта 2025, 09:02

30 кеше наркотик матдәләр кулланып агуланган

Бу афәттән кайчан котылырбыз икән? 

30 кеше наркотик матдәләр кулланып агуланган30 кеше наркотик матдәләр кулланып агуланган
30 кеше наркотик матдәләр кулланып агуланган

Башкортстанда наркотик һәм галлюциноген матдәләр белән агулану очраклары кимүе күзәтелә.

Мондый мәгълүматлар токсикологик күзәтү буенча Роспотребнадзор докладында язылган. 

2025 елның ике ае эчендә Башкортстанда тыелган матдәләр белән агулануның 30 очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда,   66% ка кимрәк, димәк, былтыр 45 кеше саналган.

Шулай ук үлүчеләр саны 24 тән 16 га кадәр кимегән.

 Әкренләп булса да, яшьләр бу афәттән котылыр, аның никадәр зыянлы булуын аңлар дигән өмет уята бу статистика саннары. 

Чыганак: UFA.KP.RU

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас