Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
19 март , 23:51

Дәваханәдә бер пациент табибны кыйнаган (ВИДЕО)

Ачуыннан шартлый язган хатынны көчкә тынычландырганнар. 

Дәваханәдә бер пациент табибны кыйнаган (ВИДЕО)
Дәваханәдә бер пациент табибны кыйнаган (ВИДЕО)

 Уфада ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кабул итү бүлегендә бер пациент табибка ташланган.

Конфликтның нәрсә белән башланганы турында мәгълүмат юк. Әмма, докторның сүзләре буенча, хатын аның бүлмәсенә атылып кергән, ләкин бу вакытта табиб бәләкәй пациентны карап торган, ул аңа беразга чыгып торырга кушкан. Хатын чыккан. 

Аннары ашыгыч ярдәм машинасы белән тагын бер баланы алып килгәннәр. Табиб регистратурага аны нәрсә белән алып килгәннәрен белешергә чыккач, теге хатын аңа ташланган. Ямьсез сүзләр әйтеп, якалашкан. Коридордагы кешеләр аларны аерган. 

Чыганак: ufa_rb.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: