Башкалада Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара балет сәнгате фестивале кысаларында «Республика Башкортостан» гәзитенең фотохәбәрчесе Александр Даниловның «Камиллеккә юл» күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция илебезнең булачак балет йолдызларына — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллияте студентларына багышланган. Александр Данилов күп еллар дәвамында фотога төшерү белән мавыга, үз эшенең остасы, Башкортстан балеты артистларының яраткан фоторәссамы.
Даниловта көллиятнең репетицияләрендә, конкурсларында, фестивальләрендә, укырга керү һәм чыгарылыш имтиханнарында ясалган бик күп фотосурәтләр коллекциясе җыелган.
- Бу балалар миндә тирән ихтирам уята. Алар көллияткә бөтенләй кечкенә булып, ләкин үз теләкләре белән киләләр. Минем өчен бу сәләтле балалар — ниндидер үзенчәлекле, гадәти булмаган катлам,-ди фотограф.
- Александр Леонидович – Башкорт опера театрының һәм безнең көллиятнең олы дусты. Бик аз фотографлар балетны шулай тоя һәм аңлый белә, - дип билгеләп үтте Нуреев исемендәге хореография көллияте директоры Илдар Маняпов.