Бу вакыт эчендә 4,5 меңнән артык төр продукция һәм хезмәт лауреат һәм дипломант булды, ә Башкортстан тотрыклы рәвештә федераль дәрәҗәдә алдынгы позициядә тора.
Конкурста катнашу предприятиеләргә продукциянең сыйфатын күтәрергә, конкурентлык сәләтен ныгытырга һәм базарда танылу яуларга ярдәм итә. Конкурсны үткәрү комиссиясе секретаре һәм стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәгенең мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Сәйфумулюкова сүзләренә караганда, башта конкурс «Русиянең иң яхшы 100 товары» программасының төбәк этабы булды. Әмма соңрак, республика хөкүмәте карары буенча, ул мөстәкыйль республика конкурсы статусын алды.
– Аның төп казанышы дип икътисадның төрле тармаклары предприятиеләре һәм оешмалары арасында популярлыкны атарга мөмкин, – дип билгеләне Марина Сәйфелмөлекова.– Федераль этапта Башкортстан ел саен программалы катнашкан Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен били.
Катнашучыларга мөмкинлекләр
Конкурс предприятиеләргә көчле маркетинг коралы бирә: дипломнар, наградалар, продукцияне конкурс логотиплары белән маркировкалау мөмкинлеге, “Башкортстанның иң яхшы товарлары“ еллык каталогында басма. Әммә аның әһәмияте реклама чикләренән чыга.
Экспертлы жюри
Конкурс комиссиясен Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров җитәкли.
Бу составка шулай ук профилле министрлык җитәкчеләре, Роспотребнадзор вәкилләре, А.М. Моратшин исемендәге дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белгечләре керә. Алар документацияне, продукция үрнәкләрен бәяли.
“Башкортстанның иң яхшы товарлары-2025“ конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү ачылган да инде.
Документларны 1 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бөтен номинацияләр буенча җиңүчеләр май ахырына кадәр билгеләнәчәк.
Лауреатлар федераль этапта – Бөтенрусия "Русиянең иң яхшы 100 товары" конкурсында катнашу хокугына ия булачак.
Аңа исә ноябрдә йомгак ясала.
Конкурс турында тулырак: https://bashtest.ru/contests/.