Җәмгыять
17 март 2025, 15:18

Ташкын чоры. Сак булыйк!

    Бүген, 17 мартта, Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә су басу турында 49 хәбәр килгән.

Ташкын чоры. Сак булыйк!Ташкын чоры. Сак булыйк!
Ташкын чоры. Сак булыйк!

Бүген, 17 мартта, Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә су басу турында 49 хәбәр килгән.

   Башкортстан территориясендә 8 су басу очрагы контрольдә кала: Архангельск, Благоварск районнарында 5 йорт яны территориясен су басуның 2 очрагы; Әлшәй районында (Идрис торак пункты янында) 3 муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары участокларын су басуның 3 очрагы, Дәүләкәндә (Яңа Яппар торак пунктына илтүче юл участогы), Кырмыскалы районы («Олыкүл – Кабак – Суык-Чишмә " муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары һ.б. 

   Су баскан торак йортлар юк. Бозны кисү һәм шартлату кебек чаралар уздыру дәвам итә. Шулай ук бүген Уфа районында эт артыннан юка бозга чыккан һәм үзе генә кире кайта алмаган баланы коткарганнар.

Фото: detsad211.rchuv.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас