2024 елда «сөт кухнясы» продукциясен ташламадан файдаланучы 27,9 мең гаилә бушлай алды.
Алар арасында авырлы хатын-кызлар, аз керемле гаиләләрдән булган өч яшькә кадәрге балалар һәм бала имезүчеләр, МХО катнашучылар гаиләләре, шулай ук опекада торучылар бар. Бу хакта БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмә вакытында сөйләде.
– МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы дип игълан ителгән 2025 елда «сөт кухнясы» продукциясен алу хокукын киңәйттеләр – ташламага ия булучылар исәбенә махсус операция ветераннарын да керттеләр.
Бу өстәмә 1,5 мең кешене файдалы туклану белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Азат Әскәров.
Исегезгә төшерәбез, “сөт кухнясы” Башкортстан Башлыгы инициативасы белән 2019 елда булдырылды.
Фото: bashinform.ru