Җәмгыять
17 март 2025, 13:43

Озын гомерле буласың киләме?

2014 елда "Башкортстанда озын гомерлелек" республика проекты чараларында 470 меңнән артык кеше катнашты.

Озын гомерле буласың киләме?Озын гомерле буласың киләме?
Озын гомерле буласың киләме?

   2014 елда "Башкортстанда озын гомерлелек" республика проекты чараларында 470 меңнән артык кеше катнашты.

    Әлеге проектта катнашучылар саны ел саен арта. Узган ел гына да анда 470 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

   Проектка җәлеп ителгән өлкән буын кешеләренең иң зур өлеше Калтасы, Краснокама, Мишкә, Аскын, Мәләвез районнарында, шулай ук Нефтекамада һәм Сибайда яши. Проект үз эченә берничә төп юнәлешне ала.

Аларның иң популяры "Туризм". Төбәк һәм якын чит илләр (Беларуссия, Үзбәкстан) буенча экскурсияләрдә 56 меңнән артык кеше катнашырга өлгергән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас