Җәмгыять
17 март 2025, 10:55

Балалар – тормыш чәчәге

Башкортстанда балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен ел әйләнәсенә эшләүче лагерьлар саны арта бара.

Балалар – тормыш чәчәгеБалалар – тормыш чәчәге
Балалар – тормыш чәчәге

Башкортстанда балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен ел әйләнәсенә эшләүче лагерьлар саны арта бара.

17 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмә вакытында БР Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы турында сөйләде.

    – Балаларның җәйге ялына 3,3 млрд сум каралды, - дип билгеләп үтте Мәүлетбирдин. - 2025 елның июненнән барлыгы 1 899 оешма бу юнәлештә эшкә керешәчәк. Җәй дәвамында анда 500 меңгә якын укучы ял итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да. Моннан тыш, Башкортстан Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 600 бала һәм 50 озатучы кабул итәчәк.

   2025 ел илнең мәгариф министрлыгы карары буенча мәгариф системасында балалар ялы елы дип билгеләп үтеләчәк. Балалар өчен тематик профильле сменалар оештырылачак, шул исәптән «Беренчеләр хәрәкәте», «Геройлар иле», һ.б. Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга аерым игътибар биреләчәк.

   Илдар Мәүлетбирдин шулай ук хәбәр иткәнчә, республика өченче ел рәттән тиз төзелә торган торак модульләрен төзү һәм балалар лагерьлары инфраструктурасы объектларына капиталь ремонт ясау буенча федераль проектта катнашуын дәвам итә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас