Уфа районының Михайловка авылында 11 яшьлек малай Оховое күле өстендә йөргәндә, боз кузгалып киткән дә, ярдан аерылган. Бала үз көче белән генә кире ярга чыга алмаган. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килеп, жилет һәм коткару түгәрәге ярдәмендә баланы боздан алып чыкканнар һәм Ашыгыч медицина ярдәменә тапшырганнар. Бала бераз өшегән, әмма хәле яхшы булган.
Язгы бозга ышаныч юк шул. Төннәрен каткан боз көндезге җылыда юкара, эри башлый. Бу хакта ата-аналар балаларына аңлатсын иде,диләр Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре.