Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
14 март , 18:40

Әни белән бала кавышты!

Башкортстан приставлары әтисе алып киткән 2 яшьлек баланы әнисенә кайтаруга иреште.

Әни белән бала кавышты!
Әни белән бала кавышты!

 Әни кеше баласын узган елның ноябреннән бирле күрмәгән. Башкортстанда суд приставлары Ярмәкәй районында яшәүче 25 яшьлек ир-атның ике яшьлек улын тартып алган.

Аерылышканнан соң суд бала әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарды. Ләкин баланың әтисе бу карарны үтәми һәм малайны билгесез юнәлешкә алып китә. Ханым үзе Надым шәһәрендә  яши һәм узган елның ноябреннән бирле баласын күрмәгән. Ул элеккеге ирен баласын бирергә күндерергә тырышып караган,  ләкин барысы да уңышсыз булган.

"Ярмәкәй районы суд приставларына баланы әнисенә тапшыру  эше йөкләнде. Улы әнисен бик сагынса да, әтисе суд карары белән килешмәгән. Әти һәм әни кешенең каршылыгы көннән-көн көчәя барган. Бер генә юл калды – баланы әтисеннән тартып алып, әнисенә кайтару", - дип  аңлаталар Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсендә.  Ниһаять, бала әнисе белән кавышты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: