Җәмгыять
14 март 2025, 07:08

Мошенниклар Teлеграм аша халыкка вируслы файл тарата

"Сәлам! Бу кешене белә идеңме? Үлгән икән."

Мошенниклар Teлеграм аша халыкка вируслы файл  таратаМошенниклар Teлеграм аша халыкка вируслы файл  тарата
Мошенниклар Teлеграм аша халыкка вируслы файл тарата

Мошенниклар Teлеграмда халыкка вируслы файл белән танышларының үлеме турында хәбәрләр тарата башлаган.

Аферистлар хатка: "Сәлам! Бу кешене белә идеңме? Үлгән икән." - дип язып, файл беркетәләр, ди. Янәсе, фотосурәтен карап, уо кешене исеңә төшер. Файлны ачу белән телефонга яки компьютерга вирус тарала һәм мошенниклар телефонга кереп, төрле операция эшли алачак. Мәсәлән, счеттан акча урларга мөмкин.

Әйтергә кирәк, алар чит номердан түгел, ә берәр танышыгызның аккаунтын "җимереп" кереп, аның исеменнән шундый хәбәр җибәрәләр.

Кыскасы, игътибарлы булыгыз, хатта файлны күрү белән аны ачырга ашыкмагыз.

Чыганак: 360° ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас