Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
14 март , 18:05

“Күзләрегез янып торсын, өлкәннәр”

Июньдә пенсиягә чыгарга җыенам. Күршем кебек сәяхәтләргә йөрер идем. Нинди программалар бар икән?

“Күзләрегез янып торсын, өлкәннәр”
“Күзләрегез янып торсын, өлкәннәр”

Күршемдә яшәүче апа, күптән пенсиядә булса да, актив тормыш белән яши. Ике ел элек үзе кебек бер төркем пенсионерлар белән бергә Абхазиягә барып дөнья күреп кайтты. Бу сәяхәтен ул өлкәннәр өчен оештырылучы махсус программа буенча дип аңлатты. Сәламәтләндерү курсларына йөри. Мин дә июньдә пенсиягә чыгарга җыенам. Мин дә күршем кебек сәяхәтләргә йөрер идем. Нинди программа турында сүз бара икән?
Фәнис Зиякаев.

Сүз “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы турында барадыр, Фәнис абый. Аны раслау турындагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр көнендә кул куйган иде. Башта аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы 2021-2024нче елларга исәпләнгән иде. Аннары 2030 елга кадәр озайттылар.
Проект өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшыртуны, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны, һөнәри белем бирүне, иҗади активлыкны стимуллаштыруны, спорт белән шөгыльләнүгә, актив ял итүгә җәлеп итүне күз уңында тота. “Башкортстанда озын гомерлелек” республика проекты ике максаттан чыгып булдырылды: беренчесе – кеше гомерен озайтырга омтылу. Икенчесе – сыйфатлырак, яхшырак итеп яшәү.
Программа өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны, сыйфатлы социаль хезмәтләр күрсәтүне, һөнәри белем бирүне, эш белән тәэмин итүне, иҗади активлыкка дәртләндерүне, өлкәннәрне волонтерлык һәм остазлык, туризм программаларына җәлеп итүне күздә тота.
Программага старт биргәндә Радий Хәбиров болай дип билгеләп үткән иде: “Өлкәннәребезнең күзләре янып, энергия һәм сәламәтлеге ташып торсын, алар сәяхәт итә алсын, заманча тормышта адекват булсын өчен шушы программаны булдырдык".
Бүген проект түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла: “Сәламәтлек”, “Өлкән буын гражданнарын укыту”, “Туризм”, “Физик культура”, “Мәдәният һәм иҗат”, “Волонтерлык һәм остазлык”, “Мәшгульлек һәм өлкән буын гражданнарының керем дәрәҗәсен күтәрү”.
Башкортстанда старт алган бу уникаль проект республикадан читтә дә киң танылу алды. Республика Башлыгы “Башкортстанда озын гомерлелек” программасының Русиядә иң яхшы социаль практикаларның берсе булуын билгеләп үтте. Гамәлгә ашыру башланганнан бирле ул өлкән буынның 250 меңнән артык вәкилен берләштергән.
Бик матур башланып киткән проектның иң популяр юнәлешләреннән берсе – “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм”. Үткән елда гына да анда 20 меңнән артык кеше катнашты. Өлкәннәребез республиканың төрле почмакларында бер көнлек турларда булдылар. Алар арасында – Уфа белән танышу, данлыклы шиханнарны, искиткеч матур табигатьле Бөрҗән, Красный Ключ якларын барып күрү һәм башкалар.
2023 елда проект халыкара дәрәҗәгә чыкты. Шуның нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге туристлар дустанә илләрдә булып, аларның истәлекле урыннары һәм мәдәнияте белән таныша алдылар. Шунысы мөһим, программада катнашучылар өчен республика буенча туристик сәфәрләр түләүсез, чит ил турларының бәясен республика өлешчә компенсацияли, аларны сизелерлек уңайлырак итә.
Башкортстан туристларының беренче төркеме – 45 кеше – республикабыз белән ныклы дуслык күперләре булдырган Белоруссиядә 2023 елның 24 апреленнән 1 маена кадәр сәяхәттә йөреп кайтты. Сәфәр бик мавыктыргыч булды һәм бик күп уңай хис-кичерешләр уятты.
Уфа, Әбҗәлил, Баймак, Бөре, Дүртөйле һәм Кыйгы районнарыннан килгән өлкәннәр Белоруссиянең бик күп тарихи урыннарда – борынгы замокларда, т Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле урыннарда булдылар.
Икенче кызыклы юнәлеш – Абхазия. 2023 елда Башкортстаннан өлкән буын вәкилләре Гагрыда, Рица күлендә, Яңа Афонда булдылар, Сталин дачасын һәм бу кунакчыл илнең башка истәлекле урыннарын карадылар. Сәфәр биш көн дәвам итте. Уфадан Сочига якташларыбыз самолетта очтылар, аннары уңайлы автобуста хәрәкәт иттеләр.
“Физик культура” юнәлеше кысаларында муниципалитетлар белән берлектә ГТО комплексы нормативларын үтәгән 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарга 10 мең сум номиналлы сертификатлар бирү оештырылды. Бу акчаларны физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә тотарга мөмкин. Үткән ел “Физик культура” юнәлеше буенча проектта 67 меңнән артык кеше катнашты.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: