Милли технологик инициатива фондының генераль директоры, «Университет-2035» ректоры Вадим Медведев Башкортстанның фәнни-мәгариф мөмкинлекләре белән танышты. Федераль эксперт фәнни инфраструктураның төп объектларында – югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы лабораторияләрендә һәм үзәкләрендә, Уфа фән һәм технологияләр университетының «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбендә, Евразия фәнни-тикшеренү үзәгендә булды. Ул Башкортстанда фәнни потенциалны үстерү өчен ярдәм чараларын һәм экосистеманы югары бәяләде.
- Республика җитәкчелеге куйган тырышлыклар, сезнең уку йортларыгызда, Евразия фәнни – тикшеренү үзәгенең фәнни мохитендә, производствода чагылган инициативалар-энҗе бөртекләре, алардан яхшы муенса ясап була. Сездә соңгы елларда җитди адымнар ясалачак, аерым алганда, вузара кампус, фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзелде. Алар бизнеста, сәнәгатьтә, әзер продукциядә гамәли нәтиҗәләргә китерәчәк, – дип билгеләде Вадим Медведев.
Федераль кунак милли фәнни үзәкнең лекторияләре проекты спикеры булды. Ул Уфада Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең интеллектуаль сәхнәсендә «Русиянең технологик лидерлыгына юл» темасы белән чыгыш ясады.
- Милли технологик инициатива фонды пилотсыз авиация системаларын үстерүгә грантлар кысаларында республика компанияләренә җитди ярдәм күрсәтә инде, һәм без хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз. Фәнни-тикшеренү үзәгенең лекториясе – көчләрне берләштерергә, Русия үсешенең әйдәп баручы фәнни үзәкләре һәм институтлары белгечләре, галимнәре белән коллаборацияләр булдырырга мөмкинлек бирә торган мәйданчыкларның берсе, бу, һичшиксез, Башкортстанның фәнни потенциалын көчәйтә, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы фәнни-тикшеренү үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Проект гамәлдә булган чорда республикада фәнни-тикшеренү үзәге мәйданчыгында 30дан артык галим чыгыш ясады, 4,4 меңнән артык кеше көндезге форматта тыңлаучы булды, 66 мең катнашучы онлайн кушылды.