Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 15:50

Җиңүчеләр иртәгә бүләкләнә

Башкортстанда хәрби-патриотик әсәрләрнең Республика конкурсы комиссиясе утырышы үткән.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Республика йортында ел саен үткәрелә торган республика әдәби, музыкаль әсәрләр, шулай ук хәрби-патриотик тематикадагы сынлы сәнгать әсәрләре конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе утырышы узган. Аны Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов үткәргән.

Эксперт комиссиясе каравына «Әдәбият», «Музыка» һәм «Сынлы сәнгать» номинацияләрендә 123 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр акчалата премияләр алачак: беренче урын өчен – 1,5 млн. сум, икенче урын өчен – 1 млн. сум, өченче урын өчен – 500 мең сум. Моннан тыш, комиссия 100 мең сум күләмендә махсус бүләк ияләрен билгели.

- Акчалата премия аеруча талантлы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шул исәптән махсус хәрби операция геройларының вакыйгаларын һәм батырлыкларын яктыртуга юнәлдерелгән әсәрләр өчен бирелә. Алар республиканың сәнгать мәдәниятенә зур өлеш кертә, - диде Азат Бадранов.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны 14 мартта Уфада «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы мәйданчыгында бүләкләячәкләр.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: