Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт хөрмәт һәм соклану уята. Юкка гына алтын туй димиләрдер шул. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе саналган. Шуңа күрә тырыш хезмәт, озын юл аша ирешелгән уңышларны, яуланган биеклекләрне нәкъ алтын белән бәялиләр, алтынга тиңлиләр. Алтын туй исә - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган кыйммәтле җимеше.
Мостафиннар гаиләсе Илеш районы Дөмәй авылында барлыкка килгән. Икесе дә шушы авыл кешеләре алар. Бер үк мәктәптә (сыйныфлары төрле булса да) укып, бер-берсен балачактан белеп үскәннәр. Шуңа күрә кайсы мизгелдә мәхәббәт хисләре кабынып киткәнен анык кына әйтүе дә авыр.
Рауза Гарифулла кызы 1951 елның 1 июлендә өченче бала булып дөньяга килгән. Чибәрлеге өстенә чая һәм үтә дә тырыш кызга күз атучылар да күп булгандыр. Әмма йөрәге күрше урам егетен сайлаган.
– 1975 елның 20 февралендә елга аша гына чыгып, гомерлеккә шушы Чаука дип йөртелгән урамыбызга килен булып төштем. Мәгъфүрҗанга туган көн бүләге булдым инде, – дип елмая Рауза апа.
Нәкъ гаилә башлыгының туган көнендә гөрләтеп туй үткәрәләр алар. Чын, элеккечә итеп, гармуннар уйнап, кыңгыраулы атлар белән кашавойларда урамнар әйләнеп...
–Бездән соң алай итеп килен төшерүләр бетте дә бугай инде ул, – дип искә алалар хәзер.
Мәгъфүрҗан Таһир улы 1949 елның 20 февралендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский шәһәрендәге училищеда ( ГПТУ 30) электрикка укып, Семилеткада практика үтә. Хәрби армия сафларына Дүртөйле районнынан алына. Архангель өлкәсенең Мирный шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. “Метеор” ракетасын очыралар. Хәрби бурычын үтәп кайткач, бер ай да ял итәргә өлгерми, туган колхозына эшкә чыга. Соңрак, гаилә коргач, Бәләбәй училищесында энергетикка укып кайта. “Механизация электричества” бара. Хуҗалыкта бөтен әйберне электрлаштыру чоры була бу. Кайсы колхоз күбрәк электр куллана, шуны алдынгылар исәбендә тоткан, мактап туймаган заман. Моны ишеткәч, “Вәт, рәхәт яшәгәнсең!” дигәнне әйтми түзеп буламыни инде?! Елмаешалар.
–Төрлесе булгандыр инде. Әмма хәзер борылып карыйм да, сөенләм. Әйе, бик матур гомер кичердек. Яңа гына гаилә коргач, биатай-бианай янында 4 ел яшәдек. Аннан алар ярдәме белән күршегә өй салып чыктык. Мәгъфүрҗан яшьтән бик тырыш, бөтен эшкә дә маһир булды. 12 ел колхозда комбайнда да эшләде, беррәттән энергетик эшен дә алып барды. Аның комбайныннан кызыл әләм төшмәде.
Кеше гомерендә өч чор була дип уйлыйм мин, –дип сүзен дәвам итә Рауза апа. – Гаилә корып, тормыш көтә генә башлаганда бер-береңә яраклашу чоры кичерәсең. Шушы өйне салып чыгар алдыннан нык тырышырга туры килде. Бишәр баш сыер асрадык! Ул биш баш сыерның биш баш бозавы булыр иде. Аларга печән-салымын әзерләүләр, чират буенча көтүгә чыгулар... Тырыштык.
Аннан соң башка чыгып, өйле булгач, балалар үстерү чорына күчтек. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды, аларның үстердек, укыттык. Балалар үстергәндә өеңә җиһазы да, йөртергә машинасы да кирәк. Янә тырышырга туры килде. 50шәр каз, 50шәр үрдәк үстердек. Тавык-чебешен әйтеп торасы да юк. Барвакыт басуларда шикәр чөгендере утырттылар. Шуны кешеләргә утарга, алырга бүлеп бирәләр иде. Башкалар утый алты рәт, без утадык утыз алты рәт!
Хәзер инде без өченче чорда. Иркенләп үз җаебызга гына яшәп ятыш. Балалар үсеп таралышты, һәркайсының үз дөньясы. Эшлиләр, үзләре балалар үстерәләр. Аллага шөкер, акыллы, уңган булдылар. Без инде аларның тормышларына сөенеп, кайтканда каршы алып, киткәндә озатып калабыз. Бөтен нәрсә җитеш, бөтен нәрсә бар. Аллаһның биргәненә шөкер итеп, шәһәр шартларында авыл җирендә яшәп ятабыз. Ир тапканны хатын җыя барса гына тормыш барадыр дип уйлыйм. Бухгалтер булуым да файдагадыр, - ди гомере буе диярлек бухгалтер булган хуҗабикә.
Тәүдә Благовещенск училищесында, аннан Юматово техникумында бухгалтерлыкка укыган Рауза Гарифулла кызы. Озак еллар колхозда бухгалтер булып эшли. Аннан Дөмәй авыл почта бүлекчәсе мөдире булып 9 ел эшли. Ул эшләгән чорда почта бүлекчәсе барлык күрсәткечләр буенча да районда алдынгы була. “Өмет” гәзитен популярлаштыруга да зур өлешен кертә Рауза Мостафина. Безнең “Моңнар кайтсын авылга!” акциясе кысаларында ул вакытта Дөмәйдә хәтта Айдар Галимов концерт белән чыгыш ясый. Хаклы ялга чыккач та, эшләтәләр әле үзен. Чөнки эшен бик яратып башкара. Үзен дә яраталар, үзе дә туган авылындагы һәр кешене якыннан белеп, хөрмәт итеп эшли. Сөенечле тормыш шушы түгелме?!
Яшьләр дә мал асраудан ваз кичкән заманда, күпләрне шаккатырып, Мостафиннар әле дә сыер тота, бозау үстерә. Үзләренең тракторы бар, чапкычы да, җыйгычы да...
–Оныклар кайтканда сөте-каймагы булсын дип кенә түгел инде, балалар күптән җитәр, ял итегез, мал асрамагыз, ди ул. Тик малсыз ихатаның яме бармыни? Кулдан килгәч, асрыйбыз әле. Беркайчан да эштән куркып тормадык. Монысы - авыр, монысы җиңел эш дип аермадык. Кешегә карап яшәмәдек. Тырыш хезмәтнең генә җимеше була бит ул. Апагызга моны болай итмибез дим, ул куатләп куя. Ул тегене тегеләй эшлик ди, мин кушылам. Шулай киңәшләшә-киңәшләшә гомер итәбез, – ди Мәгъфүрҗан Таһир улы.
Иңне-иңгә куеп, матур гомер кичергән Мостафиннар гаилә тормышын төзи генә башлаучыларга да, хәтта стажлы парларга да үрнәк.
Илле ел ул илле көн генә түгел бит. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә кыенлыклар күрелмәгәндер.Әмма биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу пар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча, матур итеп саклый алган. Бүген дә шул рухта гомер кичерә. Туган авылларының гүзәл табигатеннән, изге туган туфрагыннан, эчәр суыннан көч һәм дәрт алып яшәүләре дә булышадыр, мөгаен.