Шуңа да Башкортстанда балаларга газлы зажигалка саткан өчен штрафлар дистәләрчә тапкыр артачак.
БР Дәүләт Җыелышы рәисеКонстантинТолкачевәйтүенчә, хокук бозучыларөчен административҗаваплылыксизелерлек көчәячәк. Әйтик, Башкортстанның административ хокук бозулар турындагы кодексында балаларга зажигалка һәм баллончиклар сатканөчен гражданнарга 3-4меңсумкүләмендә штрафларкаралган иде. Ә федеральзаконбуенчаалар200-300мең сумгакадәр артачак.
Вазифа биләгән затлар өчен штрафлар тагын да югарырак. Хәзерге 20-25 мең урынына аларга 500-700 мең сум түләргә туры киләчәк, ә юридик затларга 30-40 мең урынына – 1,5-2 млн сум.
Мондый катгый чаралар яшьләр арасында токсикоманияне профилактикалау кирәклеге белән бәйле.Токсикоманиянең бер формасы – сниффинг (сыекландырылган газ иснәү) – үлемгә китерә.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, сниффинг нәтиҗәсендә 2016-2023 елларда Русиядә 817 балигъ булмаган бала үлгән.
Фото: gshum.cap.ru